Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Фирдәвис Ханов: «Үкенерлек эшләрем булмады бугай»

Тукай премиясе иясе Фирдәвис Хановка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек/

22 сентябрьдә Түбән Камага «шәһәр» статусы бирелүгә 57 ел тула. Шул уңайдан, шәһәрдәшебез, Түбән Каманың Мактаулы гражданины, Россия архитекторлар берлеге әгъзасы, бик күп халыкара һәм дәүләт бүләкләренә ирешкән, Тукай премиясе иясе Фирдәвис Хановка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. 

— Фирдәвис Гайнетҗанович, балачагыгызда иң истә калган вакыйга нинди булды? 
— Хәтеремдә нык уелып калган хатирәләрнең берсе — кечкенә чагымда тамагым нык кына шешеп, тын алырга да авырайгач, әткәй, абыем белән (аның да тамагы еш авырта иде) мине, нишләптер, Актанышка түгел, ә бераз ерактарак урнашкан Такталачык авылындагы дәваханәгә илтте. Шунда дәваланган чакта, ишегалдына чыгып, элеккеге иске сараййортларның нигез төбендә калган вак-төяк әйберләр белән уйный идек. Бервакыт, кулыма ватык пыяла пробирканы тотып уйнаганда, бер зур мотоцикл килеп туктады. Хуҗасы кереп киткәч, мин шул мотоциклга утырмакчы булып рулен боргалый башлаган идем, кинәт кенә ул минем өстемә ауды. Кулымдагы пыяла пробирка уң як күкрәккә кадалып зур гына җәрәхәт ясаган иде. Әле ярый, абый hәм берничә кеше йөгереп килеп, мине мотоцикл астыннан тартып чыгардылар, ярамны бәйләргә алып керделәр. Ул яраның эзе әле дә шул вакыйганы искә төшереп тора. Аз гына, өскәрәк кадалган булса, йокы артериясен кискән булыр иде. Аллаһ саклаган инде! 

— Әгәр сезгә «Вакыт машинасы»нда яшьлеккә кайту мөмкинчелеге булса, нишләр идегез? 
— Иң беренче булып, әткәй белән әнкәйне кочкач, клубка, кичке уенга чыгып китәр идем. Анда барлык дуслар, авылдашлар, хәтта күрше авыллардан да яшьләр килә иде. Алар төрле уеннар уйныйлар, рәхәтләнеп бииләр. Гармунчыларның сәгатьләр буе армыйталмый, ярыша-ярыша бию көйләрен уйнаулары әле хәзер дә матур хатирә булып күңелемдә саклана. «Кайчан миңа чират җитәр икән?» дип, зарыгып көтеп утыручы, чиратлары җиткәч ашкынып «дүртле», «сигезле», «кәркәбият», "каршы"лы биюләрен тыпырдатып уйнатучы баянчылар арасында мин дә бар идем. Соңыннан, гармуннар уйнатып, кемнәрдер парлашып, авылның төрле почмакларына тарала идек. Хәзерге яшьләр андый ялны белмиләр шул... Икенче истәлек — өлкән авылдашларыбызга ияреп, печән чабарга Агыйдел буендагы болынлыкка чыгулар. Кичен, олылар машинага утырып авылга кайтып киткәннән соң, без — яшьләр — алдан әзерләп куелган куышларда кунарга кала идек. Клеенка өстенә яңа гына чабылган печән түшәлгән шалашта ашалган тәмле уха, кысла ашларының исләре әле дә борынны кытыклап тора кебек. Олылар иртән машиналарга төялеп килгәнче шул куышларда изрәп йоклый идек. Хәзер ул болыннар агачлар һәм куаклар белән капланып бетеп баралар инде, печән чабучы колхозлар бетте, сыер-сарык, ат фермаларының элеккеге эзләрен дә алабуталар гына искә төшереп тора. 

— Түбән Камага килеп уңышлы рәвештә тормышка ашырган беренче проектыгыз нинди иде? 
— Иң беренче — Мәктәп бульварындагы унике катлы 8 нче кирпеч йорт ишегалдын аерымлап ясау өчен проект эшләргә куштылар. Кирпеч һәм табигый ташлар катнаштырып матур, декоратив койма эскизын ясадым, ишегалды планын эшләп бирдем. Алар әле дә өр-яңа кебек саклана. Зур эшләремнең беренчесе — авто-тимерьюл вокзалына реконструкция ясадым. Ул бина бетон коймалар артында озак еллар ташландык, яртылаш җимерек хәлдә торган иде. Соңыннан Идел буе округында ул вакыттагы таләпләргә туры килүче, иң яңа алдынгы типтагы вокзал комплексы булып танылды. 

— Шәһәребез төзелешендә милли төсмерләр саклап калуга ирешү юлында каршылыклар күп булдымы?
— Совет чорында милли төсләр кергән архитектура эшләрен тормышка ашыру җиңелерәк иде кебек. Чөнки сугыштан соң күп шәhәрләр, шул исәптән яңалары да, күбесенчә "типовой проект"ларны гына кулланып төзелгән биналардан калкып чыгалар иде. Милли бизәкләр, көнчыгыш мотивларын чагылдырган архитектура формалары төзелеш объектларын бизәде, үзенчәлеклерәк итте. Мин биргән эскизлар ярдәмендә төзелгән бик күп йортларның фасадларындагы милли орнамент hәм балкон плитәләренең милли формалары әле hаман да аерылып тора. Ә хәзер интернет, фото-кино сюжетлары аркылы, чит илләрдән күреп кайткан архитектура үрнәкләрен кабатлыйлар. Бөтендөнья культурасына якынаябыз, имеш. Үзебезнекен күрмибез, яшьләр хәзер башкача уйлый, тарихыбызны белмиләр. Хәзер төзелештә технологияләр бик үзгәрде: монолит, металлокаркас, сэндвич панельләр, пенополистирол стеналар, стеклопакетлар h. б төзелешне тизләтә, жиңеләйтә. Бетон фасадлар, төрле формадагы кирпечләр, блоклар артта калалар. Ләкин тиз hәм җиңел төзелгән объект бик тиз туза, төсен үзгәртә, "мода«дан төшеп кала, аларны яңадан үзгәртеп кору таләп ителә. Күбрәк үзебезнең материалларны уйлап табып, булганнарын нәтиҗәле кулланып, миллилекне дә саклап калырга кирәк. 

— Үзегез нык хөрмәт иткән, чынлап та зур хәрефтән «Төзүче» дип әйтерлек шәхес исемнәрен сездән ишетәсе килә...
— Шәхесләргә килсәк, Түбән Каманың ДСК (йортлар төзү комбинаты) генераль директоры, безгә Чаллы шәhәреннән күчеп килгән Виталий Непомнящий гел күз алдында. Ул үз эшенең теоретигы да, гамәли белгече дә иде, шул хәтле актив, тиктормас hәм ярдәмчел булды. Миңа архитектура өлкәсендә шушындый юнәлештә кандидат диссертациясен язарга да тәкъдим иткән иде, ярдәм дә итәрмен диде. Ләкин бакыйлыкка бик иртә күчте шул. Ул иң беренчеләрдән булып Чаллыда 83 нче, ә бездә 84 нче серияле панельле йортларны төзи торган заводларга нигез салды, панельләрне бизәргә пыяла плиткалар белән татар орнаментларын кертергә булышты. Шәhәребездә төп төзелеш конструкциясен чыгаруны оештыручы булып тарихыбызда калды. 

— Фирдәвис әфәнде, бүгенге көндә ирешкән уңышларыгызның нигезе нәрсәдә? Ата-ана тәрбиясеме яки тормышта очраган остаз-укытучылармы? 
— Минемчә, ата-ананың ныклы тәрбиясе булмаса, тормышта очраган остазлар, укытучылар ярдәме белән генә һөнәри югарылыкка күтәрелү авыр. Мине рәсемнәр белән мавыгырга әткәй-әнкәй этәрде, бигрәк тә әнкәйнең йогынтысын тоеп яшәдем. Алар күңелне үстерделәр, укырга мөмкинлек тудырдылар. Укытучы остазлар да архитектор hөнәрен яратырга өйрәттеләр. Авыл баласы буларак, югары уку йортына мин бу һөнәрне бик үк белеп бетермичә килгән идем. Кемнәрдер әзерләнеп укырга килсәләр, мин «укып карыйм әле» дигән фикер белән кердем. Үҗәтлегем, тырышлыгым hәм hөнәремнең кызыклыгы миндә ярату, хөрмәт хисләре уятты.

— Сез Тукай премиясенә өч тапкыр тәкъдим ителеп, соңгысында гына татар дөньясындагы бик мәртәбәле шушы исемне алуга ирештегез. Мөмкин булса, бу премия «кухнясы» турында бераз сөйләсәгез иде.
— Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә үз-үзеңне тәкъдим итеп булмый, сине һөнәри хезмәттәшләреңнең иҗтимагый оешмасы лаеклы эшләреңә бәя биреп, күмәк фикергә килгәч кенә рәсми рәвештә тәкъдим итәләр. Минем бу катлаулы, киеренке, аңлаешсыз эчке кухняга керә алганым юк. Анда казанлыларның көче сизелә — нишлисең, үзәк бит. Утка утынны алар ташлыйлар, я сүндерәләр, яки алалар. Февраль уртасына тикле комиссия оешмалардан тәкъдимнәр белән документлар кабул итә. Быел 26 гариза кабул ителгән. Беренчеләрдән булып, мәдәният министрлыгы иләктән үткәрә. Икенче турга узганнар, март аеннан башлап, апрель урталарына кадәр җәмәгатьчелек алдында, газета-журналларда, радио-телевидениедә чыгыш ясап, үзләрен актив рәвештә күрсәтергә, лаеклы булуларын исбатларга тиеш. Апрель урталарыннан соң комиссия инде соңгы тапкыр утырышка җыелып, яшерен тавыш бирү юлы белән, 3 кенә кешене тәкъдим итеп, Татарстан Республикасы Рәисе карамагына тапшыралар. Ул соңгы сүзен әйтеп кул куя hәм 26 апрельдә — Г. Тукай туган көнне — тантаналы рәвештә лаеклыны игълан итәләр. 

— 26 апрельдә, Татарстан Республикасы Рәисе сезне котлаганда, җавап сүзләрен карлыккан тавыш белән әйттегез. Сәбәбе?..
— Мин Казанга барасы көн алдыннан, караңгы төшкәнче, бакчамдагы юлны ремонтлап йөргән идем. Кичен, соң гына, арып-талып, көч-хәл белән кайтып йокларга яттым. Тамагым авыртканын сиздем, бик нык салкын тигән. Төне буе дару, сөтләр белән мине «тутырдылар», юньләп йоклый алмыйча иртән Казанга киттем. Ул көнне кичен балаларда тагын дәваландым. Иртә белән, Тукай hәйкәленә чәчәкләр салырга баргач, сер итеп кенә, премиянең кемнәргә булачагын әйттеләр. Ышанасым килмәсә дә, күңелемне шатлыклы көтү хисләре биләп алды. Шунда миңа: «Бер-ике сүз әйтерсез» дигәч, тавышымны сакларга тырышып йөрдем. Сүзләремне көч-хәл белән, бөтен рухи омтылышымны җигеп, аерып-аерып әйтергә туры килде. Шулай да әйбәт килеп чыкты, алкышлар яңгырады, залда шатлыклы атмосфера тудырдым. 

— Сез бүгенге көндә Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге башкарма директоры, аксакаллар шурасы рәисе урынбасары, шәһәребездәге актанышлылар якташлыгы җәмгыяте рәисе... Артык күп «йөк» тартасың дип тәнкыйтьләүчеләр булгаламыймы?
— Йөк тарткан өчен сүз ишеткәнем юк, ә менә «Сине хәзер кем дип әйтергә?» дип сораучылар байтак. Иҗтимагый вазыйфа — ул бүген бар, ә иртәгә булмаска мөмкин, шуңа күрә мин үземне барыбер архитектор дип атарга кушам, бу һөнәр мине кеше итте, танытты, күтәрде.

— Мөһим темаларның берсе — туган телебез турында сөйләшмичә кала алмыйбыз дип уйлыйм. Шәхсән сез үзегез телне саклап калу, үстерү өчен нинди чаралар күрергә кирәк дип саныйсыз? 
— Безнең татар халкы, башка халыклардан аермалы буларак, 470 елдан артык үзенең бәйсез тормышы өчен, көрәшеп яшәгән. Халкыбыз төрле юллар белән үз-үзен якларга, сакларга тырышкан, милләтнең якты киләчәген кайгырткан. Күпме алдынгы фикерле дин hәм җәмәгать эшлеклеләре, лидерларыбыз шул юлда корбан булган! Бүгенге көнгә тикле шушы геннарыбызга таянып, аны саклап, буыннан-буынга тапшырып килдек. Бу — көчле милләткә генә хас нәрсә. Телебезне һәм динебезне саклап, горурлыгыбызны көчәйтеп, башка милләтләргә үрнәк булып яшибез. Безгә хәзер бу авторитар тормышта үзүзебезне сакларга, рухи көчебезне ныгытырга, телебезнең матурлыгын актив күрсәтергә, аның куллану сферасын киңәйтергә кирәк. Аның өчен милли патриотизмны, тәрбияне hәрвакыт бирү кирәктер. Үзүзен сөймәгән, телен, тарихын белмәгән милләтнең киләчәге юклыгын барыбыз да белә. 

— Кайсы якта ничектер, Актаныш ягында бер әйтем бар — «Их, үкенечкә калды...» Сезнең тормышка ашырылмый калган теләгегез яки хыялыгыз бармы? 
— Тормышка ашырылмаган, ләкин ашырылыр әле дип уйлаган хыяллар белән дә яшим. Өметсез шайтан гына, диләр бит. Ә сер ул, әйттең исә, сер булудан туктала, шуңа күрә сер булып калсын. Үкенерлек эшләрем булмады бугай. Ә менә мөмкинлекләрне киңрәк файдаланырга кирәк булган чакларны еш искә төшерәм. Кайбер кешеләр белән ныгырак, якынрак аралаша алмаган, тиешенчә ярдәм итәрлек мөмкинлекләрен тулысынча үтәмәгән, кайбер вакытта үҗәтлекне күрсәтә алмаган hәм башка очраклар hәр кешедә дә бардыр. Ә эшкә килгәндә, мин шәhәребезнең үзәген күрермен дип хыяллана идем, проектын да эшләштем. Ләкин, менә инде шәhәребезгә нигез салуга алты дистә елга якын, ә үзәгебез hаман да юк, тирәли төзеп кенә йөрибез, аңа калдырылган җирлекне кысабыз, бүгенгә генә кирәк объектларны төзибез... 

— Фирдәвис әфәнде, киң эчтәлекле әңгәмәгез өчен зур рәхмәт сезгә! Киләчәк иҗатыгызда, җәмәгать эшчәнлегездә уңышлар телибез! 

Әңгәмәне Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы Фәрит Вагыйзов алып барды

Фотода: Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Фирдәвис Хановка «Архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсендә илебезне һәм татар милли мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше өчен» Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясен тапшыра. Фирдәвис Ханов: «Үкенерлек эшләрем булмады бугай»

Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев