Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Эш урыннары җитәрлек булса да...

Түбән Кама мәшгульлек үзәге мәгълүматлары буенча, ел башыннан 2814 эш урынына вакансия бар икән. Җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә Түбән Кама мәшгульлек үзәге җитәкчесе Игорь Соковых әнә шундый мәгълүмат җиткерде. Җитәкче әйтүенчә, узган елда, алдагы ел белән чагыштырганда, шәһәр һәм район халкын эш белән тәэмин итүдә тотрыклылык сакланган. Хәзерге вакытта Түбән Камада...

Түбән Кама мәшгульлек үзәге мәгълүматлары буенча, ел башыннан 2814 эш урынына вакансия бар икән. Җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә Түбән Кама мәшгульлек үзәге җитәкчесе Игорь Соковых әнә шундый мәгълүмат җиткерде.
Җитәкче әйтүенчә, узган елда, алдагы ел белән чагыштырганда, шәһәр һәм район халкын эш белән тәэмин итүдә тотрыклылык сакланган. Хәзерге вакытта Түбән Камада эшсезләр саны 1438 кеше тәшкил итә. Чагыштыру өчен: Казанда ул - 3818, Яр Чаллыда - 1120, Әлмәттә - 882, Алабугада - 386, Яшел Үзәндә - 582 кеше.
Таләп ителә торган 2814 эш урынының 2002се, ягъни 71 проценты - эшче һөнәрләре. Бүгенге көндә шәһәребез предприятиеләренә монтажчылар (544 кеше), бетончылар (219), слесарь-ремонтчылар (104), арматура белән эшләүчеләр (100), тимерне электр һәм газ ярдәмендә эретеп ябыштыручылар (40), машина йөртүчеләр (40) кирәк. Ә менә эш урыннары вакансиясенең калган 29 процентын белгечләр тәшкил итә. Әйтик, 114 табиб, 71 тәрбияче, 88 инженер һ.б. җитешми икән.
Әлеге саннарга күз салгач, бераз гына фикер каршылыгы да туа, әлбәттә. Эш урыннары эшсезләр саныннан ике мәртәбә диярлек күбрәк. Шулай булгач, эшсезләр гел булмаска тиеш тә бит... Хәер, һәркемгә сайлау иреге бирелгән. Ә менә кешеләргә эш тапканчы бирелә торган пособиенең минималь күләме - 850 сум, ә максималь күләме 4900 сум (анысы кешенең эш стажына бәйле) тәшкил итә.
Бүгенге көндә Түбән Кама мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы эшсез кешеләр кемнәр соң? Аларның 246сы инвалид икән. Эшсезләрнең 58 проценты - хатын-кызлар, ә 42 проценты - ирләр. Яшь ягыннан караганда, 74,6 проценты 40 яшькә кадәргеләр, 25,4 проценты аннан югарылар. Эшләмәүчеләрнең 41 процентының тәрбиясендә кечкенә балалары бар. Үз теләкләре белән эштән китүчеләр эшсезләрнең 63,4 процентын тәшкил итә.
Мәшгульлек үзәгендә исәптә торучылар уртача алганда 5 ай эчендә эш белән тәэмин ителәләр икән. Ә аңа кадәр эшсезлек буенча түләнә торган пособиенең уртача күләме 3134 сум тәшкил итә.
Әлбәттә, болар коры саннар гына. Ә һәр сан артында - кеше язмышлары.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев