Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Эш башланыр, дигән өмет бар

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин Кама яры дамбасын төзекләндерү эшләре 2020 елда башланып, өч ел эчендә тәмамланачагын хәбәр итте.

Хакимият йортында узган киңәшмәдә Айдар Метшин РФ табигый ресурслар министры урынбасары Сергей Ястребов һәм ТР экология министры Александр Шадриков белән очрашуын һәм әлеге мәсьәлә хакында фикер алышуы турында әйтте. Алар дамбаның аяныч хәлдә булган бер участогына барып, тикшергәннәр.
«Без ТР Экология министрлыгы белән берлектә дамбаны төзекләндерү өчен федераль проектларга һәм программаларга мөрәҗәгать итәчәкбез. 2020 елдан эшне башлап, этаплап башкарырбыз», – диде Түбән Кама мэры.
Дамбаны төзекләндерүгә 900 миллион сумга якын акча кирәк. Бу мәсьәлә турында сөйләшүләр берничә ел дәвам итә. Иң куркыныч чор – язгы ташу вакытында корылма җимерелергә мөмкин. Ә бу 1279 кешелек өч торак пункт, 40 мең бакча, өч балалар лагере, шулай ук инженерлык һәм нефть тармагы объектлары су астында калачак, дигән сүз. 22 квадрат километр мәйданны су басып, зыянның гомуми күләме 18 миллиард сум тәшкил итәргә мөмкин.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев