Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Эре бизнес өчен үрнәк

«Татнефть» компаниясенең Түбән Камада гамәлгә ашырыла торган социаль сәясәте башка предприятиеләр өчен үрнәк була ала. Бу фикер ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Түбән Камада узган шәһәр һәм район советлары сессиясендәге чыгышында яңгырады.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «ТАНЕКО» АҖ профком рәисе Гөлнара Мөҗипова да үз докладында Түбән Кама мэриясе һәм нефтьчеләрнең нәтиҗәле хезмәттәшлеген билгеләп үтте.
«Татнефть», муниципалитет белән берлектә, шәһәр инфраструктурасын үстерү буенча күп санлы проектларны гамәлгә ашыра. Компания әһәмиятле объектлар, автомобиль юллары төзүдә катнаша, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт үсешенә ярдәм итә.
Шулай итеп, «ТАНЕКО» проектын гамәлгә ашыру бюджетны җитди тулыландырырга, яңа эш урыннары булдырырга, торак төзелешен үстерергә мөмкинлек бирде. 2019 елда гына да «Татнефть» ГАҖ төрле дәрәҗәдәге бюджетларга – 507 миллиард сум, ә «ТАНЕКО» АҖ 48,2 миллиард сум акча күчергән. «ТАНЕКО» проектын гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Түбән Камага «Татнефть»нең социаль инвестицияләре дүрт миллиард сум тәшкил иткән. Түбән Камада торак төзелешенә нефтьчеләр тарафыннан өч миллиард сумга якын акча тотылган. Аерым алганда, 2006 елдан 2019 елга кадәр «ТАНЕКО» хезмәткәрләренең мең ярымнан артык гаиләсе яңа фатирларга күчте. 2020 елның февралендә дә яңа өй туйлары булды: гомуми мәйданы 7300 квадрат метр булган чираттагы ун катлы 3 подъездлы йорт файдалануга тапшырылды.
Соңгы елларда «Татнефть» тарафыннан шәһәр микрорайоннарын төзекләндерүгә шактый зур күләмдә акча тотылган. Шәһәрдәшләребезнең даими ял итү урыны булып әверелгән «Гаилә» һәм «Әкияти алан» паркы кебек ял мәйданчыкларын төзүгә һәм реконструкцияләүгә 160 һәм 30 миллион сум акча бүлеп бирелде.
Шәһәр микрорайоннарында балалар өчен уен һәм башка ял итү мәйданчыкларын төзекләндерү дә халыкта зур рәхмәт хисләре уята. Бу максатларга 2016 елдан алып бүгенге көнгә кадәр генә дә 9,2 миллион сум акча күчерелгән.
Нефтьчеләр яшь буын турында даими кайгыртучанлык күрсәтәләр. Шәһәр мәгариф учреждениеләренә ярдәмнәре шуны раслый. Һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлеге кысаларында, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте һәм Түбән Кама индустриаль техникумы белән тыгыз хезмәттәшлек җайга салынган. Ремонт һәм җиһазлар алу өчен 32 миллион сумнан артык акча тотылган. 2016 елдан КНН студентларына «Татнефть» ГАҖ генераль директоры исемендәге стипендияләр түләү оештырылды.
«Кванториум» балалар технопаркы физика, химия, информатика, инженер-конструкторлык эшләре белән кызыксынучы иҗади, креатив балаларны үзенә җәлеп итү урыны булып әверелде. Аны төзүгә «Татнефть» 15 миллион сум акча күчерде.
Соңгы мөһим проектлардан «Актив озын гомерлелек үзәге»н булдыруны һәм гадәттән тыш хәлләр очрагына Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең реанимация хезмәтен җиһазландыруны билгеләп үтәргә кирәк. Бу максатларга 15 һәм 34 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Киләчәккә билгеләнгән проектлар да бар: хәзерге вакытта нефтьчеләр Түбән Каманың 34 нче микрорайонында балалар бакчасы һәм мәктәп төзелешен финанслыйлар.
Елена ТОКАРЕВА.
Р. Кутушев фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев