Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Энҗе бөртегедәй балкып, якты нур чәчеп...

Чаллы татар дәүләт драма театры бездә гастрольләрдә еш була. Бу театрдагылар уенына сокланып карап утыручы тамашачы сәхнәдәге иң матур артист Энҗе Шиһапованың Түбән Кама кызы булуын беләме икән? Шәһәребезнең 1 нче мәктәбендә белем алганда ук, үзләренә татар теле һәм әдәбияты укыткан Мәрьям Заһидуллина йогынтысында, Энҗе җыр-биюгә, театрга тартыла. Кызның театр...

Чаллы татар дәүләт драма театры бездә гастрольләрдә еш була. Бу театрдагылар уенына сокланып карап утыручы тамашачы сәхнәдәге иң матур артист Энҗе Шиһапованың Түбән Кама кызы булуын беләме икән?
Шәһәребезнең 1 нче мәктәбендә белем алганда ук, үзләренә татар теле һәм әдәбияты укыткан Мәрьям Заһидуллина йогынтысында, Энҗе җыр-биюгә, театрга тартыла. Кызның театр сәнгатен сайлавына химкомбинатта төзүче булып эшләгән әтисе Фрунзеның җырарга яратуы да тәэсир итмәдеме икән әле? Гомерен медицина өлкәсенә багышлаган әнисе Алсинә дә халык җырларын онытылып тыңлый... Казан театр училищесында укыганда да кызга бәхет елмая. Ни өченме? Театр серләренә төшендерүче остазларының Марсель Сәлимҗанов, Илдар Хәйруллин икәнен әйтсәк, аңларсыз, шәт.
Табигый матурлыкка ия актриса театрда 26 ел эшләү дәверендә кырыкка якын образ иҗат итә. Илдар Юзеевның «Гашыйклар тавы» мелодрамасында - Мөнирә, Гафур Каюмовның «Һинд кызы» комедиясендә - Зәйтүнә, Зөлфәт Хәкимнең «Сулкылдап елый каннар»
спектаклендә - Айгөл, Кол Галинең «Йосыф»ында - Зөләйха, Фәнәвил Галиевнең «Корт» комедиясендә - Сәлимә һ.б. образлары белән, Энҗе тамашачы күңелен яулый.
Театр дөньясында энҗедәй ялтырап, балкып яшәүче Татарстанның атказанган артисты Энҗе Шиһаповага киләчәктә дә тамашачы алкышларына лаек булган, тамашачыны елмайта да, сагышландыра да торган рольләр башкарырга язсын.
Сүз уңаеннан, Энҗенең сәхнәдә уйнавын күрәсегез килсә, 21 февральдә кичке җидедә Халык иҗаты йортына килми калмагыз. Ул кичтә Чаллы театры язучы Зифа Кадыйрованың «Язмыш сынавы» повесте буенча сәхнәләштерелгән спектакльне күрсәтәчәк.
Фотода: Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Энҗе Шиһапова; Энҗе - Мансур Гыйлаҗевнең «Бурлак» драмасында Гайшә ролендә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев