Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

“Ел китабы” конкурсында ике Түбән Камалы катнаша

"Ел китабы" конкурсы башланды. Быел татар телендә иң укыла торган проза китабы номинациясендә ике язучы катнаша. Фәтхулла Абдуллин һәм Нурзия Мирхазова. Иң популяр китап республика җәмәгать китапханәләрендә оештырылган укулар нәтиҗәсе нигезендә билгеләнәчәк. Бу конкурс кысаларында язучылар белән очрашулар да узарга мөмкин. Фәтхулла Абдуллинның "Чүл бүресе" китабында урын алган повестьлар һәм...

"Ел китабы" конкурсы башланды. Быел татар телендә иң укыла торган проза китабы номинациясендә ике язучы катнаша.

Фәтхулла Абдуллин һәм Нурзия Мирхазова. Иң популяр китап республика җәмәгать китапханәләрендә оештырылган укулар нәтиҗәсе нигезендә билгеләнәчәк. Бу конкурс кысаларында язучылар белән очрашулар да узарга мөмкин.

Фәтхулла Абдуллинның "Чүл бүресе" китабында урын алган повестьлар һәм хикәяләренең баш геройлары - хатын-кызлар. Һәрберсенең дә язмышлары гыйбрәтле, тормышта аларны чүл бүресе кебек кача-поса гына гомер итүчеләр кыерсыта. Ләкин героинялар явызлыклар каршында югалып калмыйлар.

Җыентык бер ел элек басылып чыга. Хәзер ул иң күп укыла торган китаплар рәтендә. Әлеге басма ел китабы республика конкурсында да катнаша.

Әйтергә кирәк, Ел китабы конкурсының Проза номинациясендә Татарстаннан 40 басма катнаша. Шулар арасында Түбән Камадан Фәтхулла Абдуллин һәм Нурзия Мирхазова. Җиңүчене китап укучылар сайлыячаклар, ул китапханәләрдән алынган мәгълүмат буенча билгеләнә. Бәйгегә йомгак 2017 елның язында ясалачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X