Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Эчтәлекле һәм файдалы чара

«1 март -Халыкара наркоманиягә һәм наркобизнеска каршы көрәш көне» акциясе кысаларында, 25 гимназиядә 7-11нче сыйныф укучылары белән «Без наркотикларга каршы!» дип исемләнгән ачык чара үткәрелде. Кол Гали исемендәге милли китапханәнең өлкән китапханәчесе Әнисә Дәүләтшина наркомания турында бик эчтәлекле китап күргәзмәсе оештырып, безгә аңлатма-белешмә бирде, укучыларга наркоманиянең асылы турында эчтәлекле һәм...

«1 март -Халыкара наркоманиягә һәм наркобизнеска каршы көрәш көне» акциясе кысаларында, 25 гимназиядә 7-11нче сыйныф укучылары белән «Без наркотикларга каршы!» дип исемләнгән ачык чара үткәрелде.
Кол Гали исемендәге милли китапханәнең өлкән китапханәчесе Әнисә Дәүләтшина наркомания турында бик эчтәлекле китап күргәзмәсе оештырып, безгә аңлатма-белешмә бирде, укучыларга наркоманиянең асылы турында эчтәлекле һәм оста итеп сөйләде һәм З.Гыймаевның «Өмет», Ф.Бәйрәмованың «Ахырзаман», А.Галиеваның «Кайф», З.Хәкимнең «Наркокурьер» исемле әсәрләреннән өзекләр укыды.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлчәчәк Осипова үзе әзерләгән презентация белән таныштырды, ә Вәсилә Тараканова З.Гыймаевның «Өмет» исемле хикәясенә буктрейлер һәм тематика буенча электрон китап күргәзмәсе әзерләгән иде.
Җәмгыятькә наркомания афәте янаган хәзерге заманда, яшьләрне аек карашлы гражданнар итеп тәрбияләүдә әдәби әсәрләрнең әһәмияте әйтеп бетергесез зур. Укучылар белән әңгәмә вакытында китапханәчеләр нәкъ менә шуны ассызыкладылар.
Ачык чара бик эчтәлекле һәм файдалы булды. Кичә барыбызга да ошады. Кол Гали исемендәге китапханә белән берлектә, безнең гимназия даими кулга-кул тотынышып ничә еллар буе эшли, төрле кичәләр үткәрәләр. Без китапханә хезмәткәрләренә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.
Камилә СӘЙФУЛЛИНА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев