Дәүләт автоинспекторлары «Чайка» балалар лагерында булган
Түбән Кама дәүләт автоинспекторлары «Чайка» лагерында балалар өчен чара үткәргән.
Бу хакта Түбән Кама ЮХИДИ матбугат хезмәте хәбәр итә.
Юл хәрәкәте кагыйдәләре көне «Җәяүле» профилактик акциясе кысаларында узган.
Чара барышында лагерьда тәрбияләнүчеләргә полицейскийлар автомобиленең ничек һәм нәрсә белән җиһазландырылуын күрсәткәннәр, шулай ук, юл-патруль хезмәте инспекторларының вазифалары турында сөйләгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев