Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Әдәбият сөючеләрне дә, бакчачыларны да куандырды

Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәнең зур залында алма төшәрлек тә урын юклыгын күреп, Казан каласыннан килгән зур кунак – галим, әдип, бакчачы Фарсель абый Зыятдинов өчен генә түгел, ә бар мәшәкатьләрен читкә куеп очрашуга ашкынган Түбән Кама бакчачылары өчен, әдәбият-сәнгатькә ихтирамын югалтмаган әдәбият сөючеләр өчен ихластан тагын бер кат сөенеп куйдым.

Чара шәһәрдәшләребез яратып өлгергән «Кунакчыл Түбән Кама» проекты кысаларында узды һәм «Эшләремне күреп сөенәмен, рәхмәтлемен бүген язмышка» дип исемләнеп, бик күпләр бакчачы-галим, яшелчә үстерү серләренә төшендерүче дип кенә белгән Фарсель Зыятдиновны үзләре өчен күп һөнәрләр остасы: агроном, редактор, лектор, хәбәрче-журналист, тәрҗемәче, әдәбият белгече, язучы, шагыйрь, галим-икътисадчы, профессор, академик, ә иң мөһиме: яхшы күңелле, гап-гади әңгәмәдәш буларак та ачтылар һәм шундый уникаль шәхесне шәһәребездә күреп, аралашып, күп санлы сорауларына җаваплар алуларына бик сөенделәр. Язучы-шагыйрь буларак, ул – нечкә хисле, фәлсәфи төсмерләргә бай булган әсәрләр авторы. Балаларга багышланган әсәрләрендә бала булып кала белсә, яшь-җилкенчәккә, олыларга аталганнарында – дөньяның ачысын-төчесен күп күргән олпат ир дә ул. 
Аның күңелнең иң нечкә кылларына чиртеп, йөрәкләрне тетрәндерә торган әсәрләреннән өзекләрне Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре Әнисә Дәүләтшина, Зөлфия Зиннәтуллина, Ольга Афонова сәнгатьле итеп укып, тамашачыларның күзеннән яшь китерделәр. Аның шигырьләренә язылган җырларны Чаллы җырчысы, авылдашы Гөлчәчәк Кашапова башкарды, тамашачы аларны тыңлап ләззәтләнде. Чараны тулыландырып, авылдашын хөрмәтләп Чаллы каласыннан килгән күпкырлы әдип Айгөл Әхмәтгалиеваның зәвыклы чыгышы бәйрәмгә ямь өстенә ямь өстәде. Чара китапханәчеләр Әлфия Кучкаева, Эльмира Гайнемөхәммәтова, Әнисә Дәүләтшина оештырган күргәзмә белән бизәлде һәм Вәсилә Тараканова ясаган искиткеч матур видеопрезентация белән тулыландырылды.
Тамашачыларның бакчачы-галим белән сорау-җавап рәвешендә барган бакчачылык, яшелчә-чәчәк үстерүгә багышланганы чараның иң мөһим өлеше булып торгандыр. Кемнәрнедер үсемлекләрне ашламалар белән туендыру кызыксындырса, кемнедер үсә алмый интегүче грушасын «терелтү» әмәлен табу борчыды, ә кайберәүләр үсентеләрне кайдан алу мәслихәтрәк дигән сорауны бирделәр. Шунысын әйтеп китү бик урынлы булыр: бакчачы-галим үсемлек үрентеләрен бары махсус үзебезнең климатка яраклаштырылган агач үсентеләре үстерүче үз питомникларыбыздан гына алырга киңәш итте.
Искиткеч  җылы, мәгълүматка бай, кызыклы әлеге чараның сценариен Кол Гали  исемендәге милли китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина язып, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мингали Мөхәммәтшин белән бергәлектә матур әдәби телдә алып баруларын әйтеп үтү кирәк. Бүгенге көндә телебезгә карата барган бик үк уңай булмаган вәзгыятьтә оештырылган әлеге очрашу кичәсе халкыбыз гимнына әйләнгән «Туган тел» җырын күмәк башкару белән тәмамланды.
Васил КАМАЛОВ, Түбән Кама аксакаллар шурасы җитәкчесе.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев