Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин Түбән Камада гражданнарны кабул итте

Очрашу барышында торак шартларын яхшырту, транспорт инфраструктурасы һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эшкә урнаштыру турында фикер алышу булды.

Депутатка сигез баланың әнисе мөрәҗәгать иткән. Хатын торакны арендага алган, әмма квартираның милекчесе, аны сату сәбәпле, бушатуны сораган. Шул сәбәпле, гаилә торыр урынсыз калган. Тагын бер гаилә торак шартларын яхшыртуда ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать иткән. Ата-аналар бик каты һәм сирәк очрый торган остеогенез («Бәллүр») авыруы белән баланы тәрбияли. Алты кешедән торган гаилә 50 квадрат метрдан артык квартирада яши.

«Һәр мөрәҗәгать артында – аерым кешенең генә түгел, ә бөтен гаиләләрнең авыр тормышы. Ике сорауны да, юристлар, социаль мәсьәләләр буенча белгечләр белән берлектә, җентекләп карарбыз», – диде Метшин.

Шулай ук, парламентарий Каратай авылында яшәүчеләрнең мөрәҗәгатен хәл итү өстендә эшләргә вәгъдә биргән. Көн саен авыл халкына эшкә һәм эшләр буенча Түбән Камага барыр өчен автобус тукталышына кадәр 10 чакрым юл үтәргә туры килә. Каратайда яшәүчеләрнең уңайлылыгы һәм аларның куркынычсызлыгы өчен юл кырыена кертеп эшләнгән автобус туктау урыны төзү һәм авыл янында тукталыш павильонын урнаштыру зарур.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X