Түбән Камада табиблар күзәтүе астында чит илдән кайткан 9 кеше кала
Бүгенге көндә Түбән Камада Covid-19 белән авыруның бер генә очрагы да теркәлмәгән.
COVID-19 инфекцияле булырга мөмкин булган тугыз кеше әлегә табиблар күзәтүе астында кала. Мондый мәгълүматлар 13 апрель кичендә узган оператив штаб утырышында яңгырады.
Түбән Камада авыру очраклары булмауга карамастан, шәһәрдә үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәү буенча патрульлек итүне көчәйтү турында карар кабул ителгән. Мобиль төркемнәр һәм полиция хезмәткәрләре эше көчәйтеләчәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев