Чыршы шәһәрчекләре кайчан ачыла?
Яңа елга 10 көн вакыт калып бара. Бу көннәрдә Чыршы шәһәрчекләрендә кызу эш кайнады. «Иң яхшы Чыршы шәһәрчеге» конкурсына йомгак ясаганда, ул эшләргә гадел бәя бирелер. Ә хәзергә Чыршы шәһәрчекләренең ачылу вакытлары белән таныштырабыз.
25 декабрь көнне сәгать кичке алтыда «Гаилә» паркында; 26 декабрьдә 18.00 сәгатьтә «Шинник» спорт комплексы каршында һәм шул ук көнне җиденче яртыда Лемаев скверында; 27сендә «Велики» паркында һәм «Кояшлы Алан»да 18.00 сәгатьтә; 28 декабрьдә 16.30да Нефтехимиклар паркында; 29 декабрь көнне кичке дүрттә Габдулла Тукай исемендәге ял паркында; 30ы көнне кичке биштә Кама яры буендагы чыршы мәйданчыклары ачылачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев