Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Чернобыльче»ләргә һәйкәл ачылды

Чернобыль атом станциясендәге шартлауга 30 ел тулган 26 апрель көнне шәһәребездә бу авария һәм, шулай ук, радиациягә бәйле башка фаҗигаләр корбаннарына һәйкәл ачылды. Спорт урамындагы бу урында, һәйкәл төзелүен көтеп, истәлек ташы инде ун ел яткан иде. Һәм менә ул көн килде. Кара граниттан төзелгән ике метрлы обелискка куелган корыч...

Чернобыль атом станциясендәге шартлауга 30 ел тулган 26 апрель көнне шәһәребездә бу авария һәм, шулай ук, радиациягә бәйле башка фаҗигаләр корбаннарына һәйкәл ачылды.
Спорт урамындагы бу урында, һәйкәл төзелүен көтеп, истәлек ташы инде ун ел яткан иде. Һәм менә ул көн килде. Кара граниттан төзелгән ике метрлы обелискка куелган корыч чаң кешеләрне уяулыкка чакырып, атомның һәм радиациянең нинди зур куркыныч чыганагы булуы турында кисәтеп тора кебек.
Хәзерге вакытта Түбән Камада һәм районыбыз авылларында радиациядән зыян күргән 227 кеше яши, алар арасында «Маяк» станциясендәге авария зонасына эләгүчеләр, Семипалатинский полигонындагы сынауларда катнашучылар һ.б. бар. Чернобыль атом станциясендәге авария нәтиҗәләрен бетерү өчен анда барып кайткан «ликвидатор»лар бездә хәзер 149 калды. Әле йөри алганнары һәм вафат булганнарының тол хатыннары митингка килгәннәр иде. Алар алдында муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин, Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Түбән Кама «чернобыльче»ләренең җәмәгать оешмасы рәисе Александр Демидов чыгыш ясап, фидакарьлекләре өчен рәхмәт белдерделәр.
Бирегә җыелган «чер-нобыльче»ләр белән сөйләшкәндә, гыйбрәт алырлык нәрсәләр ише-тәсең. «Анда барганда, радиациянең куркынычы турында әллә ни белмәдек тә, уйламадык та, - ди Равис Гайнуллин. - Ә кайткач, сәламәтлек торган саен начарлана бара: бертуктаусыз әле баш, әле йөрәк авырта, әле аяклар йөрми». Митингка мәктәп балаларын да алып килгәннәр иде. «Чернобыль турында ниләр беләсез?» - дигән сорауга, укучы Алексей Обшаров: «Чернобыльдәге авария вакытында күп кешеләр һәлак булган, ә аннан еракларга таралган радиация аркасында, мәсәлән, Смоленскида биш яшькә кадәрге балаларның башлары пеләшләнгән, ә Брянскида яшәүчеләрнең калкансыман бизләре эштән чыккан» - дип җавап бирде.
«Чернобыльче»ләргә куелган обелиск ул фаҗигане һәрвакыт искә төшереп торыр.
Виктор ШАДРИН.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев