Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Чәчтарашханәләр һәм мунчалар бүләк ясый

Түбән Камада 1-10 декабрьдә инваладилар ункөнлеге узачак. Бу көннәрдә шәһәр һәм Кама Аланы чәчтарашханәләре, мунчалары аларны зур ташлама белән кабул итәләр. Үзегез белән тиешле документларыгызны алырга онытмагыз гына.

Түбән Камада 1 һәм 2 декабрьдә мондый хезмәт «Фея» (Химиклар ур., 25); «Темма» (Химиклар ур., 25; эшли генә башлаган мастерлар бушлай чәч алачак, алдан 8-986-928-33-07 номерына шалтыратып язылырга); «Темма» (Тынычлык ур., 28, 50, 58); «Версаль» (Чулман ур., 9); «Makarov Барбершоп» (Шинчылар ур., 38); «Джейла» (Шинчылар ур., 43); «Престиж» (Бызов ур., 1); «Шик» (Бызов ур., 18); «Matrixх» (Мурадьян ур., 4); «Ксюша» (Мурадьян ур., 32); «Жасмин» (Тынычлык ур., 95а); «Арт-Студия Романовой» (Тынычлык ур., 76); «Марлен» (Сөембикә ур., 30); «Марго» (Сөембикә ур., 59); «Алькор» (Сөембикә ур., 60); «Романтика» (Сөембикә ур., 71-1); «Шкатулка красоты» (Төзүчеләр ур., 28); «Рафаэлла» (Гагарин ур., 40); «Лик» (Химиклар ур., 96а); «Милашка» (Яшьлек ур., 25); «Темма» (Студентлар ур., 10) чәчтарашханәләрендә күрсәтеләчәк. Бәясе – 100 сум.
«Матрешка» матурлык салоны (Б.Урманче ур., 15, «Олимп» сәүдә үзәге) ел дәвамында эш көннәрендә 9.00-12.00 сәгатьтә инвалид балаларны бушлай кабул итәчәк. Алдан 8-987-233-33-53 номеры буенча шалтыратып язылу сорала.
3 һәм 4 декабрьдә шәһәр мунчасында 150 сум түләп 2 сәгать юынырга мөмкин булачак.
Кама Аланы бистәсендә 3 декабрьдә барлык чәчтарашханәләр 10.00-18.00 сәгатьтә ташламалы хезмәт күрсәтәчәк, мунчада бушлай 4 декабрьдә 10.00-18.00 сәгатьтә – хатын-кызлар, 5 декабрьдә 12.00-17.00 сәгатьтә ирләр юыначак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X