Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Бәйрәмне шәһәр күләмендә уздырдык»

Түбән Камада «Камский клинок» дигән ир-атлар фестивале узды. Беренче тапкыр оештырылган Бөтенроссия проектында өч мең шәһәрдәшебез катнашты. Халык иҗаты йорты янында генерал Мәхмүт Гәрәев истәлегенә үткәрелгән фестивальдә төрле күңел ачу һәм осталык дәресләре мәйданчыклары булды. Балалар бигрәк тимерчеләр янында бөтерелде, кемгәдер хәтта кулга чүкеч алып, сандалга сугу бәхете дә тәтеде.

Якында гына хәрби техника күргәзмәсе оештырылды. Анда исә Бөек Ватан сугышы чорындагы экспонатлар арасында «полуторка»лар да бар иде: мондый тарихи машиналарны хәзер сирәк очратып була. Туңган кешеләр исә мичтә пешкән тәмле коймаклар белән зур самавырдан чәй эчтеләр.
Халык иҗаты йорты эчендәге күргәзмәдә тәкъдим ителгән коралны олылар да, балалар да кызыксынып карады, тотып фотоларга да төштеләр. Чын «калаш»ны, пулеметны, гранатометны тагын кая күрерсең?!
– Монда 1895 елдан 2020 елга кадәр чыгарылган кораллар тәкъдим ителде, аларның гомуми бәясе якынча алты миллион сум тәшкил итә, – дип аңлатты коллекцияне саклаучы Владимир Мукоянов.
Дөнья рекордчысы Александр Муромский катнашындагы баһадирлар тамашасын карарга шактый кеше җыелды. Аларның көрәкләрне, табаларны бөгүләрен; бер-берсенә сугып, көрәк сабын сындыруларын, башлары белән такта ватуларын карап шаккатып тордылар.
«Батыр» спорт комплексында исә дөнья чемпионы, Олимпия уеннарының бронза призеры, өч тапкыр Европа чемпионы Алексей Лезин бокс буенча осталык дәресе уздырды.
– Ватанны саклаучылар көне – халыкның яраткан бәйрәмнәренең берсе, без аны шәһәр күләмендә бәйрәм итеп уздырырга теләдек. Мәхмүт Гәрәев – армия генералы, безнең ватандашыбыз, армиянең фәнни үсешенә дә зур өлеш керткән кеше, шуңа да фестивальгә аның исемен бирергә булдык, – диде Айдар Метшин.
Халык иҗаты йортының концертлар залында «Муззавод» интернет проекты финалы яздырылды, кичен исә Россия җырчысы – Александр Маршал концерты булды.
Ир-егетләргә багышланган, көчле рухлы чын ир сыйфатлары тәрбияләүче мондый чаралар елына бер тапкыр гына түгел, күбрәк булсын иде. Аларга үзләрен көчле зат итеп кенә түгел, ә җаваплы гаилә башлыгы, таяныч, терәк булу мөһимлеге дә төшендерелсен иде.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Руслан Исламов фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев