Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бәйрәм бүләк иттек

Яңа ел алдыннан балалар гына түгел, олылар да могҗиза көтә. Кыш бабайның барлыгына ышанмасак та, декабрьгә керү белән чыршы бизәп куябыз, якыннарыбызга бүләкләр әзерлибез. Ә Түбән Кама телерадиокомпаниясе әкиятне берничә ел дәвамында үзе бүләк итә. Ул шәһәрдәшләрне «Кыш бабай бул» акциясендә катнашырга чакыра. Декабрь буе НТР ишекләре ябылып тормады. Уенчыклар,...

Яңа ел алдыннан балалар гына түгел, олылар да могҗиза көтә. Кыш бабайның барлыгына ышанмасак та, декабрьгә керү белән чыршы бизәп куябыз, якыннарыбызга бүләкләр әзерлибез. Ә Түбән Кама телерадиокомпаниясе әкиятне берничә ел дәвамында үзе бүләк итә. Ул шәһәрдәшләрне «Кыш бабай бул» акциясендә катнашырга чакыра.
Декабрь буе НТР ишекләре ябылып тормады. Уенчыклар, китаплар, курчаклар, дәфтәрләр, уку-язу кирәк-яраклары, тәм-томнар белән бер бүлмә тулды. «Туган як» газетасы редакциясе хезмәткәрләре акциядә катнашырга беренчеләрдән булып теләк белдерде. Без зур уенчык машина һәм курчак тыпшырдык.
Б.Урманче исемендәге 2нче гимназия, 8нче, 12нче һәм 27нче мәктәпләр, 13нче гимназия-интернат, 24нче лицей-интернат һ.б. мәктәпләр укучылары бу зур эшкә өлешләрен кертергә ашыктылар.
- Бу акция турында ишеткәч, ятим балаларга булышырга булдык, аларны шатландырырга дип бүләкләр алдык. Яңа елда сәламәтлек, күп шатлыклы көннәр телибез, - дип җиткерде теләкләрен 24нче лицей-интернатның 5нче сыйныф укучысы Динар Ситдыйков. Рәхмәт йөзеннән, малайлар өчен НТР буенча экскурсия уздырылды. Алар «Яңалыклар» студиясендә, «DFM-Түбән Кама» радиостудиясендә, «Туган як» газетасы редакциясендә кунакта булды.
Ә менә 13нче гимназия-интернатта укучы кызлар бүләкләрне ата-аналары акчасына түгел, ә үзләре эшләп тапканына алганнар. Алар кул эшләреннән ярминкә оештырганнар.
- Шундый матур акция оештырулары өчен НТР хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәбез. Без әле беренче тапкыр катнашабыз, әмма алга таба бу традициягә әйләнер дип ышанабыз. Бүләк саны елдан-ел күбрәк, ә күңелләре китек балалар саны азрак булсын иде, - ди укытучылары Резидә Габидуллина.
Түбән Камада ярдәм кулын сузарга теләүче яхшы күңелле кешеләр күп, һәркем - булдыра алганча. Мәсәлән, Рәхимә Закирова балалар өчен үзе бәйләгән бияләйләр, телекомпаниянең күптәнге дусты Павел Мохначев 40 «Lego» конструкторы алып килде. Эшмәкәр Алексей Асаев тапшырган акчага НТР журналистлары бүләкләрне үзләре сатып алды. Шәһәр оешмалары да читтә калмады: ЗАГС, шәһәр суды, ВТБ хезмәткәрләренә, табибларга, ЮХИДИ инспекторларына, «Вокзальная» идарәсе компаниясе вәкилләренә, «Пятерочка» кибете хезмәткәрләренә, Белем бирү идарәсенә һ.б.га НТР коллективы чын күңелдән рәхмәтен белдерә.
 
НТРның штатлы Кыш бабае бәйрәм сәяхәтен «Балкыш» приютыннан башлады. Биредә язмышлары авыр булган балалар яши: аларның әти-әниләре начар тормыш алып бара, хәтта кайберләре ата-ана хокукыннан вакытлыча мәхрүм ителгән, кайчак өйләрендә ашарга-эчәргә ризык та булмый. Әмма балалар аларны бик сагына. «Балкыш»та яшәү шартлары яхшы булса да, күңелләренә наз җитми. Шуңа күрә Кыш бабайның килүе балалар өчен зур бәйрәм булды. Аны шатландырып, балалар шигырь сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Яшьләренә карап әзерләнгән 60 бүләк алдан төзелгән исемлек буенча таратылды. Кечкенәләргә - уенчыклар, зурракларга косметик җыелмалар, спорт кирәк-яраклары таратылды.
Кыш бабай Ветераннар йортында ялгыз яшәүчеләрне дә онытмады. Аларга 78 бүләк тапшырылды. «Веста» социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә 150 күчтәнәч әзерләнде. «Надежда» үзәгендәге сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле булган балаларга һәм олыларга 120 бүләк таратылды. Иң соңгы тукталыш - Балалар йорты. Биредә тәрбияләнүчеләргә 24 бүләк тапшырылды. Шәһәрдәшләр «Кыш бабай бул» акциясе ярдәмендә үзләрен тылсымчы итеп хис итә алдылар. Һич югында, могҗиза көткәннәр аңа ия булды.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X