Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бәйрәм белән!

Хөрмәтле түбәнкамалылар!

Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән чын күңелдән котлыйм!
Әлеге бәйрәм алды көннәре, сәгатьләре һәм минутлары һәрвакыт аерым дулкынлану һәм киләчәкнең якынаюын тою хисе белән тулы. Бу барыбыз да яраткан, искиткеч матур шушы бәйрәмдә генә була.
Узып баручы 2019 елда без бергәләп күп нәрсәгә ирештек. Ул яңа казанышларга һәм искиткеч вакыйгаларга бай булды. Шәһәребез һәм авылларыбыз тагын да уңайлырак, ә аларда яшәү күңеллерәк булсын өчен күп эшләр башкарылды.
Бүген мин барлык түбәнкамалыларга намуслы хезмәтләре һәм узып баручы ел дәвамында Түбән Кама муниципаль районы файдасына бергәләп тормышка ашырган эшләребез өчен рәхмәт белдерәм.
Сүз дә юк, безнең һәрберебез яхшы якка үзгәрешләрне сизсен өчен, әле күп эшләр башкарырга кирәк. Кызыклы проектлар, стратегик инвестиция планнары һәм социаль программалар бик күп әле алда.
2020 ел илебез тарихына Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, Республикабыз оешуның 100 еллыгы буларак кереп калачак, ә Түбән Камада ул Дуслык елы эгидасы астында узачак!
Хөрмәтле түбәнкамалылар! Яңа ел бәйрәмнәре сезгә күңелле һәм якты мизгелләр бүләк итсен, 2020 елда барлык планнарыгыз тормышка ашсын, ә йортларда тынычлык һәм мәхәббәт, иминлек һәм үзара аңлашу хөкем сөрсен!
Барыгызга да уңышлар, ныклы сәламәтлек, яхшы кәеф, бәхет һәм игелек телим. Яңа ел котлы булсын!
Айдар МЕТШИН, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев