Быел Түбән Камада йөзләрне тану функциясе булган 31 камера урнаштырылачак
Район территориясендә барлыгы 4 031 видеокүзәтү камерасы эшли, күпчелек өлеше ишегалларында.
Быел Түбән Камада «Имин шәһәр» программасы буенча 129 видеокүзәтү камерасы урнаштырылачак, шуларның 31е — йөзләрне танып белү функциясе белән. Бу хакта шәһәр мэры белән киңәшмәдә «Мәгълүмат үзәге» директоры Максим Шаронов хәбәр итте.
Район территориясендә барлыгы 4 031 видеокүзәтү камерасы эшли, күпчелек өлеше ишегалларында.
Шаронов сүзләренчә, алар үзәк базасында барлык камераларны ясалма интеллект ярдәмендә күзәтә торган платформа булдыруны планлаштыралар.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев