Быел Түбән Кама урамнарында 170 видеокүзәтү камерасы урнаштырылачак
Алар онлайн-режимда шәһәр урамнарында куркынычсызлыкны күзәтәчәк.
Быел Түбән Камада «Имин шәһәр» проекты кысаларында 170ләп видеокүзәтү камерасы урнаштырырга планлаштыралар, алар онлайн-режимда шәһәр урамнарында куркынычсызлыкны күзәтәчәк. Бу хакта шәһәр мэры «Эшлекле дүшәмбе» дә хәбәр итте.
«Куркынычсызлык мәсьәләсе — фикер алышуны таләп итә торган җитди мәсьәләләрнең берсе. Кызганычка, әлегә тизлек режимы буенча сораулар бар, җәяүлеләрне бәрдерү буенча күрсәткечләр югары. Бу — системалы эш таләп итә торган әйбер», — дип саный Муллин.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев