Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бу юлы – Нижний Новгородка

Исәп буенча уналтынчы федераль Сабантуй әнә шул шәһәрдә узачак һәм аны үткәрү, инде гадәткә кергәнчә, Татарстан Президенты тарафыннан бу юлы да түбәнкамалыларга тапшырылды. Узган чәршәмбедә Нижний Новгород өлкәсе губернаторы Валерий Шанцев үзләрендә шуны мәсьәләгә багышланган киңәшмә үткәрде. Анда безнең муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин җитәкчелегендәге Түбән Кама делегациясе...

Исәп буенча уналтынчы федераль Сабантуй әнә шул шәһәрдә узачак һәм аны үткәрү, инде гадәткә кергәнчә, Татарстан Президенты тарафыннан бу юлы да түбәнкамалыларга тапшырылды.
Узган чәршәмбедә Нижний Новгород өлкәсе губернаторы Валерий Шанцев үзләрендә шуны мәсьәләгә багышланган киңәшмә үткәрде. Анда безнең муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин җитәкчелегендәге Түбән Кама делегациясе дә катнашты.
Сүз уңаеннан, Нижний Новгород федераль Сабантуйны үзендә инде икенче мәртәбә кабул итәчәк (беренчесе 2005 елда булып, анысын да түбәнкамалылар үткәрде). Моңа кадәр әле башка бер шәһәргә дә бу хокукның икенче мәртәбә бирелгәне юк иде.
Уналтынчы федераль Сабантуй Нижний Новгородтагы ике мәйданчыкта - «Локомотив» стадионында һәм 1 Май исемендәге паркта, июль уртасында узачак (төгәл көне әле билгеләнмәгән, мөгаен, 16 июльдә булыр, диләр).

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X