Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бу көн чараларга бай булачак

Иртәгә 12 июньдә илебездә Россия көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан Түбән Камада да күп кенә бәйрәм чаралары узачак. Шәһәрдәшләребез өчен очрашулар, кичәләр, төрле программалар әзерләнгән.

Иң күләмле чаралар «Гаилә» паркында үтәчәк. 10.30 шәһәрдәшләргә «Яшел фитнес» хәрәкәте белгечләре белән иртәнге гимнастика ясарга тәкъдим ителә. Сыерчык оялары янындагы мәйданчыкта 12.00-15.00 сәгатьтә Түбән Кама рәссамнары эшләреннән күргәзмә оештырыла, якында гына «Салют, Россия» дигән мастер-класста кечкенә әләмнәр ясарга өйрәтәчәкләр. 13.30-13.30 сәгатьтә «Минем яраткан Россиям» әдәби викторинада катнаша алачаксыз. 13.00-14.00 сәгатьтә китап күргәзмәсе булачак.
Фонтаннар янында исә осталар берлеге уңганнары төрле мастер-класслар оештырачак. Балалар өчен шулай ук уен программасы да каралган.
Бу көнне сәхнә дә буш тормас. 15.00-16.00 сәгатьтә  халык уен кораллары оркестры концерты планлаштырыла. 16.00-17.30 сәгатьтә җирле артистлар чыгыш ясар дип көтелә. 19.30 ачык һавада кино башлана.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев