Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Билгеләнү, юбилей, бәйрәм...

Бу атнада җитәкчеләрнең шәһәр хакимияте бинасында узган дүшәмбе киңәшмәсендә, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең «Түбән Кама-информ» филиалы җитәкчесе итеп Наталья Реджеп- Алиева билгеләнүен рәсми төстә игълан иттеләр.

Наталья Реджеп-Алиева шәһәребездә журналист эшчәнлеген 1993 елдан җирле радиода хәбәрче булып башлый. Әлеге һөнәрнең түбәннән югарыга барлык баскычларын уңышлы узып, хәзерге вакытта шәһәребездә генә түгел, республика буенча да иң эре медиахолдингны – НТР компаниясен җитәкли. Компания составында – ике газета, телевидение, радио һәм аларның интернет-ресурслары бар.
– Без Наталья Владиславовнаны әлеге билгеләнү белән котлыйбыз һәм, форсаттан файдаланып, юбилее белән дә котлыйм!» – дип белдерде Түбән Кама му- ниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина.
Без дә әлеге котлауларга кушылабыз һәм, шатлык өстенә – шатлык, дигәндәй, Наталья Владиславовнаны 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбриклибез!

Фото e-nkama.ru cайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев