Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Безгә ни җитми?

Шәһәребез үсә, зурая. Яңа микроррайоннар калкып чыга. Тик ул яңа микрорайоннарда шәхси машина кую урыннары җитәме соң? Сүз шул хакта.

Сүз дә юк, һәр яңа йорт подъезды каршында дүрт-биш машиналык «кесә»ләр ясап куелган була. Тик бу бик аз, килешәсездер. Хәзер һәр гаиләдә икешәр автомобиль. Бу бер подъезда иң ким дигәндә, 60-70 машина дигән сүз. Юл кырына дыңгычлап тутырган машиналар яныннан махсус автомобильләр керә дә, чыга да алмый. Кыш җитүгә, махсус тракторлар кар чистартырга керми китә. Ә аннан соң, юллар чистартылмый дип зарланулар башлана... Ике яклы хәрәкәт итә алу турында сүз дә була алмый.
Шушы машина кую урыннары хакындагы борчуларны мин Россиянең һәм Татарстанның атказанган архитекторы, бик озак еллар шәһәрнең баш архитекторы вазыйфасын башкарган, Түбән Кама шәһәренең үз йөзен булдырган Фирдәвис Хановка бирдем.
Фирдәвис Гайнетҗанович әйтүенчә, һәр нәрсәнең үз нормалары бар. Бу яңа микрорайоннар төзелешенә дә кагыла. Һәр ишегалдында балалар мәйданчыгы, ял итү урыннары, кече архитектура формалары, контейнер кую урыннары булырга тиеш. Монысы – закон. Әгәр инде машина кую урыннарын арттырырга туры килсә, бу инфраструктураны үзгәртәчәк. Әйтик җылылык, су торбалары сузу арта. Бу өстәмә чыгымнар дигән сүз. Дөрес, юл кырында, газоннарда тезелгән машиналарны бушатуның берничә варианты бар.
Шуларның берсе – җир астында машина кую урыннары ясау. Тик бу очракта квартир бәясе күтәреләчәк. Чөнки бу машина кую урыннары өчен тотылган чыгымнар шул квартир бәясенә кертеләчәк. Ә кешеләр квартир бәясе күтәрелүгә әзерме соң?.. Юк, билгеле. Башкалабыз Казанда җир асты машина кую урыннары төзелә башлаган. Күп кенә районнарда ишегалларына машиналар кертелми. Озакламый мондый проект безнең шәһәрдә дә сынап каралачак. Бу турыда без газетабызның алгы саннарында бер язган идек инде.
Йорт яннарын машиналардан азат итүнең икенче варианты – күп катлы машиналар кую урыннары булдыру. Шәһәрдә яңа төзелеп килгән «Рамус-Молл»да мондый урыннар булачак. Ә түбәнкамалылар арасында мондый стоянкалар популярлык казанырмы, анысын киләчәк күрсәтер.
Тагын бер ысул – ишегаллары юлларын киңәйтү. Тик бу очракта алар ишегалды юллары гына түгел, ә «урам» статусын алачак. Машина кую урыннарын арттыру, юлларда ике яклы хәрәкәтне калдыру максатыннан, шәһәрдә бер тәҗрибә үткәрелгән. Проект буенча ишегалды юллары 3 метр киңлектә генә булырга тиеш булса да, берничә яңа йортның ишегалды юллары 6 метрга кадәр киңәйтелгән. Тик бу очракта да машиналар «берсе өстенә берсе» куелып, ике яклы хәрәкәткә комачаулык тудырган.
Йорт ишегалларында машиналарны киметү максатыннан, йортлар кырында түләүле машина кую урыннары да калдырып караганнар иде дә, тик халык барыбер машинасын ишек төбенә кую гадәтен ташламады.
Күргәнегезчә, ишегалларын автомобильләрдән бушатуның берничә варианты бар. Тик түбәнкамалылар боларга риза булырлармы, әллә һаман да талаша-талаша машина кую урыннарын бүлешерләрме? Саран ике мәртәбә түләр дигән кебек, машинасы бәрелә-нитә калса, ремонт бәясе стоянка өчен түләү чыгымнарыннан күпкә артык булачак бит югыйсә...
Илһамия ГАФФАРОВА.
Фото vk.com/nizhnekamsk_vk сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев