Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Без сезне көтәбез!»

25 һәм 26 нчы октябрь көннәрендә Түбән Кама халкы өлешчә мобилизациягә чакырылган резервтагы хәрбиләрнең чираттагы төркемен озатты.

«Мин батырлыгыгыз, патриотлыгыгыз, хәрби антыгызга тугрылыгыгыз өчен рәхмәтле. Бүген Ватаныбызны, туганнарыгызны һәм якыннарыгызны якларга барасыз. Хәзер махсус операция уза торган урыннарда сездән ярдәм көтеп торган башка егетләр бар. Сез булган коллективларның һәрчак авыр хәлләрдән җиңү белән чыгуын телим. Бер-берегезне саклагыз, бер-берегезгә ярдәм итегез. Хәзерге вакытта бергә киткән составыгыз белән исән-сау кире әйләнеп кайтырга язсын. Без сезне өйдә, Түбән Камада көтеп калабыз! Әниләргә, хатыннарга, балаларга сабырлык һәм күңел көрлеге телим. Күңелләрегез, уйларыгыз безнең солдатларга юлдаш булсын. Догаларыгыз һәм иң яхшы теләкләрегез аларны авыр минутларда сакласын», – дип мөрәҗәгать итте ир-егетләргә һәм озатучыларга Түбән Кама мэры Рамил Муллин. 

Түбән Кама муниципаль районының ветераннар советы рәисе Григорий Китанов ассызыклаганча, чын ир-атлар гаиләне һәм Ватанны якларга тиеш. 

Түбән Кама шәһәре һәм районының хәрби комиссары Газинур Ситдыйков та китүчеләргә рәхмәт әйтеп, көчле рухлы булуларын теләде.

Мобилизацияләнүчеләрне төркемнәргә аерганнан соң, сугышчан килешү узу өчен, махсус бүлекчәләргә озатачаклар. Частька кабул ителгәч, аларны хәрби киемнәр белән тәэмин итәчәкләр.

Без бергә

Түбәнкамалылар мобилизацияләнүчеләргә кулдан килгәнчә теләктәшлек һәм ярдәм күрсәтәләр. Әйтик, шәһәребезнең кадетлар мәктәбе укучылары хәрбиләрне озатканда урам буйлап тезелеп, флаглар тотып, хәерле юл теләп калдылар. Әлфис Камалов хезмәттәшен озатырга гармуны белән килгән. Ул «Герман көен» уйнап, өлешчә мобилизациягә эләгүчеләрнең якыннарының күңелен күтәрергә булган. 

Әмир Төхвәтуллин, кадетлар корпусы укучысы: «Үзебезнең хәрбиләр белән горурланам һәм сокланам. Алар безнең өчен батырлык үрнәге».

Илдар Ибраһимов мобилизация белән китүчеләр сафында. Әйтүенчә, дуслары сентябрь аенда ук киткән. «Иң мөһиме – куркып, каушап калмаска. Без армия хезмәте узган ир-атлар. Кайда барасыбызны, алда ниләр көтәсен күз алдына китерәбез». 

Владимир Галәвиевне да озатырга сабый баласын күтәреп, хатыны, якын дуслары килгән. «Артка юл юк, бары алга барырга кирәк. Анда безнең хезмәттәшләребез, ватандашларыбыз. Минем өчен иң мөһиме – гаилә, туган ил» – ди ул.

Гаиләләр ярдәм алачак

Мобилизацияләнгән түбәнкамалыларның гаиләләренә коммуналь түләүләр буенча килеп туган мәсьәләләрне хәл итү мөһим чара булып тора. Хәзер тапшырылган документлар буенча (хәрби комиссариаттан, хәрби частьтән белешмәләр, һ.б.) фатирларда һәм торак биналарда коммуналь хезмәтләр буенча яңадан исәпләү башкарылачак. Торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүне вакытында яки тулысынча кертмәгән очракта, мобилизацияләнүче түбәнкамалыларның гаиләләре пенялардан азат ителә.

Өлешчә мобилизациягә алынганнарның гаиләләренә ярдәм итү чаралары буенча тәкъдимнәр 8 (8555) 350-350 телефоны буенча иртәнге сигездән кичке бишкә кадәр кабул ителә. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев