Без – беренче
Түбән Кама Сабантуе Татарстанда иң яхшысы дип табылды һәм махсус бүләккә – «Гөбәдия кубогы»на лаек булды.
Шәһәребездә узган милли бәйрәм өчен интернетта 26 процент кеше тавыш биргән. Икенче һәм өченче урыннарда – Зәй һәм Буа районнары. Түбән Кама Сабантуе Татарстанда гына түгел, Россиядә дә иң яхшылардан санала. Соңгы 15 елда шәһәр федераль бәйрәмнәрне оештыруда да катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев