Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Беркем дә онытылмый...

15 февральдә Түбән Камада сугышчы-интернационалистлар һәйкәле янында Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 31 ел тулуга багышланган митинг узды. Чарада Әфган сугышы ветераннары, һәлак булган солдатларның якыннары һ.б. катнашты.

31 ел элек Совет гаскәрләре «Дуслык» күпере аша үтеп, бу сугышка «нокта» куелды. Анда озатылган 1026 түбәнкамалының 14се өйгә әйләнеп кайтмаган. Илгиз Гыйлаҗев хәрби хезмәткә китеп, Әфганстанга җибәрелгән. Контузия кичергән, яраланган, бәхеткә, исән калган. Әмма сугыш кырында ятып калган сигез дустын бүген дә искә ала ул. Ә менә Людмила Моисеева улына әйләнеп кайтырга насыйп булмаган. Әнисенә улының хатларын укып юанырга гына кала.
Митингка 100ләп кеше җыелды. Әфган җирендә батырларча һәлак булган егетләребезне искә алдылар. Рәхмәт сүзләре ветераннарга да, һәлак булган сугышчыларның әти-әниләренә дә җиткерелде. Чара елдагыча һәйкәл янына чәчәкләр кую белән тәмамланды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев