Бергәләп ямьләндерик
Шәһәребез «Чиста ярлар» акциясендә катнашачак. Елгалар һәм күлләр төбен чистартуга юнәлдерелгән бу проект Россиякүләм тормышка ашырылачак.
Эшләрдә 100 ләп кеше катнашыр дип көтелә. Ярдәмгә водолазлар киләчәк. Акция 28 августта 13.00 сәгатьтә узачак. Беренче чиратта Каракүлне (халыкта Пионер күле дип йөртәләр) чистарту планлаштырыла. Бакчачыларга, якын-тирәдәге авылларда яшәүчеләргә, шәһәрдәшләргә әлеге кирәкле эштә катнашырга тәкъдим итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев