Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бергәләшеп эшләү кирәк

Яз җиткән саен, шәһәрдә агач утырту өмәләре башлана.

Җәйнең матур көннәрендә рәхәтләнеп шәһәр урамнарын җәяүләп бер урадым әле. Түбән Кама матур, чиста. Һәм әлбәттә, үзенең элеккедән килгән «яшел шәһәр» дип йөртелгән рәсми булмаган исемен аклап, һәр урамда агачлар утыртылган, ишегалды чәчәкләргә күмелгән.

Яз җиткән саен, шәһәрдә агач утырту өмәләре башлана. Оешмалар, гади түбәнкамалылар өмәләрдә катнашып, шәһәребезне яшелләндерүдә үз өлешләрен кертәләр. Тик менә утыртылган агачларның шактые яңарып китә алмый шул. Яшь агачлар тамыр җәеп, яңа урында үсеп киткәнче, аны су сибеп, карап-тәрбияләп торырга кирәк. Ә бу яктан, нинди эшләр башкарыла соң? Йомшаграк итеп әйтсәк, кайбер урамнарда утырталар да, оныталар. 

Сүз дә юк, яшь үсентеләрне ныгып киткәнче җаваплы оешмалар, шәхси кешеләр су сибеп торган урыннар да бар. Исегездәме икән, бер елны шәһәр тутырып, миләш агачлары утырттылар. Икенче елны каен, имәнгә өстенлек бирелде. Быел шәһәребездә нарат-чыршы агачлары утыртылды. Аларның барысы да яңарып китә алдымы? Шәһәр урамнары буенча утыртылган наратларның бәхетсезлегенә җәй яңгырсыз килеп, агачлар кипте, корыды. Тынычлык проспекты, 24 нче йорт каршысына утыртылган нарат агачлары күбесе корыган. Шул ук проспектның 10нчы йорты каршына да утырткан булганнар өч нарат агачы. Тик тугыз катлы зур гына йортта яшәүче кешеләрнең берсе дә, яхшылык булсын әле дип, шул агачларга су сибүне кирәк санамаган, агачлар корыган. Аннан соң зарланырга яратабыз. Шул өч агачка су күп кирәк түгел бит инде... Студентлар урамының ТАИФ заправкасыннан соң җөп ягында юл буйлап агачлар утыртылган булган — алар да корыган. 

Яңа утыртканнары ныгып китә алмый, карт агачлар киселеп барыла. Төзүчеләр проспектындагы юл буена тезелгән юкәләр күзне һәм җанны бизәп, ел саен шау чәчәктә утыра иде. Ә быел алар каты авырудан терелеп килгән чирле кешене хәтерләтәләр. 

Матурлык, чисталык яратучы түбәнкамалылар үз ишегалларын матурлап тору җаен таба. Күз явын алып чәчәк атып утыручы подъезд төпләре сүз дә юк, матур. Димәк, «алма пеш — авызыма төш» дип, кемдер килеп эшләгәнне көтеп утырмыйча, буш вакыт табып чәчәк утыртучылар күп. Безнең йортта яшәүче бер яшь кенә ир-ат хатынкыз эше дип тормый, көн саен тәрәзә каршындагы чәчәкләргә су сибә, берәү дә бармак төртеп көлми, киресенчә, рәхмәт әйтеп узалар яныннан. 

Ә кайбер кибет алларында булырга тиешле чәчәк клумбаларында чүп үләне патшалык итә. Шул ук Төзүчеләр проспекты, 13 нче йорт янәшәсендә (элеккеге «Люкс» кибете) урнашкан «Магнит» каршысында машиналар кую урынына газон ясагач, сөенгән идек тә. Тик чәчәк утыртучы гына булмады. 

Гади хезмәт кешесенең дәрәҗәсе нык төшкән заманда яшибез. Почта почтальоннар җитешми дип зарлана, тораккоммуналь хезмәтенә идән юучылар, дворниклар эшкә килми. Шуңа күрә, кулыбыздан килгәнчә туган шәһәребезне матурлауга үз өлешебезне кертсәк иде. Бу — без, безнең балаларыбыз, оныкларыбыз яшисе туган җир, туган туфрак. 

Автор фотолары

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев