Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Бердәм команда булып»

Түбән Камада Медицина хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Һәр кунакка – истәлекле бүләк, иң яхшы хезмәткәрләргә «Алтын йөрәк» статуэткалары тапшырылды.

Быелгы тантана Лев Толстой елына багышланды. 82 яшенә кадәр гомер иткән язучы сәламәт яшәү рәвеше турында язган, дөрес тукланган, велосипедта йөргән, балалар белән хәрәкәтле уеннар уйнаган. Иң яраткан ризыгы солы боткасы булган. Шуңа күрә бәйрәм кунакларына бүләк итеп, әлеге ярма салынган кечкенә капчыклар бирелде. Сувенирлар белән бергә солыдан төрле ашлар рецептлары да тапшырылды. Түбән Кама табиблары тамашада актив катнаштылар, ХIХ гасыр костюмнарын киеп сәхнәдә бию башкардылар.
«Соңгы өч елда Татарстан республикасының сәламәтлек саклау өлкәсендә без – беренчеләр рәтендә. Бердәм команда булып эшләгән өчен рәхмәтемне белдерәм», – диде Түбән Кама сәламәтлек саклау идарәсе  начальнигы Венера Рәхимова. 
Традиция буенча, Медицина хезмәткәрләре көнендә, «Танылу» премиясе кысаларында, иң яхшыларны билгеләп уздылар. Берничә медицина хезмәткәре «Алтын йөрәк» сынына һәм бүләкләргә лаек булды. Балалар хирургы Алексей Спиридонов «Ел табибы» дип игълан ителде. Шәфкать туташларыннан иң-иңе – Кама Аланы дәваханәсендә эшләүче Зөлфирә Ногманова. Кече медицина хезмәткәрләре арасыннан бүләк Татьяна Власовага тапшырылды. 
Фотода: бүләкләү тантанасы.
Руслан Исламов фотосы.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X