Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Берәү төзи, икенчесе вата

Шәһәрнең юбилее көннәрендә ачылган яңа мәдәни-ял объектларын халык шатланып кабул итте. Ләкин аларның матурлыгы һәм уңайлылыгыннан озак файдаланырга насыйп булыр микән? Кама яры буендагы музыкаль фонтан инде ватылды, «Гаилә» паркындагы янып торучы шарларны бизәгәннәр. Ә иң аянычлысы шул: бу түбәнкамалылар эше. Кызганычка, булганның кадерен белеп бетермибез шул. Әйе, ватылган конструкцияләр...

Шәһәрнең юбилее көннәрендә ачылган яңа мәдәни-ял объектларын халык шатланып кабул итте.
Ләкин аларның матурлыгы һәм уңайлылыгыннан озак файдаланырга насыйп булыр микән? Кама яры буендагы музыкаль фонтан инде ватылды, «Гаилә» паркындагы янып торучы шарларны бизәгәннәр. Ә иң аянычлысы шул: бу түбәнкамалылар эше. Кызганычка, булганның кадерен белеп бетермибез шул. Әйе, ватылган конструкцияләр ремонтланыр, яңалары куелыр, тик күңелдә аның юшкыны кала.
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина «эшлекле дүшәмбе»дә түбәнкамалылар өчен тудырылган уңайлыкларны сакларга чакырды.
- Яңа объектлар төзү белән генә хәл ителми, түбәнкамалылар аларны сакларга тиеш, - диде Эльвира Рәфгатовна. - Билгеле, андыйлар күп түгел. Бу мәсьәлә халыкны да борчый. Аларда җәмәгать тәртибе саклау белән торак-коммуналь хуҗалыклары, эчке эшләр идарәсе шөгыльләнергә тиеш.
Бер уңайдан ул моннан ун еллар элек шәһәр урамнарына чәчәкләр утыртырга куркуларын да искә алды. Чөнки аларны өзәләр иде. Бүген чәчәк клумбалары шәһәрнең күрке булып тора. Киләчәктә яр буенда да, паркларда да тыныч булыр дип ышана Э.Долотказина. Түбәнкамалыларның да фикере шундый.
- Шәһәребез үсә, матурлана - шуңа сөенеп яшисе генә дә бит, юк, арада бер тәртипсезе табыла, - ди яшь әни Альбина Борисова. - «Гаилә» паркын гына алыйк. Үземә шундый бер картинаның шахите булырга туры килде: олы хатын-кыз балалар таганында атына. Аннан соң: «Балаларга уен мәйданчыклары юк», - дип зарланалар.
Чыннан да, яңа паркны үз итте халык. Монда күпләр гаилә белән ял итәргә килсә, кемдер мәкерле ният белән. Берничә ир-ат фонтанда сикереп, сигез гранит плитәне ваткан. «Түбән Кама - 50» дип язылган пластик хәрефләргә дә зыян салынган.
Шәһәр матурлыгы турында гына түгел, үз сәламәтлекләрен кайгыртмаучылар да бар. Бәйрәм көнне бер ир елга эчендәге фонтаннан сикергәндә, су астындагы конструкциягә бәрелә һәм җан бирә.
Бүген шәһәрнең истәлекле, массакүләм ял объектларын саклау мәсь-әләсе аерым контрольдә тора. Бу хакта УВД начальнигы урынбасары Рамил Ситдыйков сөйләде.
- Полиция хезмәткәрләре яңа объектларда тәүлек әйләнәсендә кизү тора, аларга шәхси сак предприятиеләре ярдәм итә. Паркта видеокүзәтү системасы монтажланды. Камералар аның һәр почмагын «күрә», алынган мәгълүмат идарәнең дежур частена тапшырыла, - диде ул.
Түбән Кама - уртак йортыбыз, аның турында барыбыз да кайгыртырга тиеш.
Кристина Свешникова.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X