Бер ай эчендә түбәнкамалылар өмәләрдә 6,5 мең кубометр чүп җыйган
Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Юрий Болтиков “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә санитар-экологик икеайлыкның беренче аена эш нәтиҗәләрен җиткергән.
Түбән Камада өмәләрдә бер ай эчендә 6,5 мең кубометр чүп җыйганнар. Бу - 650 тулы машина.
Чүп-чарның зур өлешен яфраклар һәм ботаклар тәшкил иткән – 2,7 мең «куб» «КПБ»МУП базасы территориясенә эшкәртүгә чыгартылган.
Урамнарны җыештыруда 36 меңнән артык кеше катнашкан. 1 200 берәмлек коммуналь техника җәлеп ителгән.
Юрий Болтиков шәhәрне чистартуда катнашкан барлык түбәнкамалыларга рәхмәт белдергән.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев