Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бер атна эчендә Түбән Камада 59 бала туган

Шуларның 16сы — чит шәһәрләрдән.

Узган атнада Түбән Камада 59 сабый туган, шуларның 16сы — чит шәһәрләрдән. Бу турыда перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моннан тыш, балалар хастаханәсенең кабул итү бүлмәсендә 348 мөрәҗәгать кабул ителгән, перинаталь үзәкнең кабул итү бүлмәсенә 75 мөрәҗәгать теркәлгән. 

Бер атна эчендә 661 бала поликлиникага ОРВИ диагнозы белән мөрәҗәгать иткән. 294 пациент травмпункт табибларына ярдәм сорап килгән. Хатын-кызлар консультациясендә 1 187 йөкле хатын-кыз исәптә тора. Стационар дәвалауда 245 пациент бар. Яңа туган һәм җитлекми туган балалар патологиясе бүлегендә 28 сабый һәм 15 әни бар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев