Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бер атна эчендә Түбән Камада 34 бала дөньяга килгән

Шуларның 2се башка шәһәрнекеләр.

Бер атна эчендә Түбән Камада 34 бала туган, шуларның 2се башка шәһәрнекеләр. Бу хакта перинаталь үзәге булган балалар район хастаханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәһәр балалар хастаханәсенең кабул итү бүлмәсендә 264 мөрәҗәгать теркәлгән, 69 мөрәҗәгать перинаталь үзәкнең кабул итү бүлмәсенә килгән.

365 бала поликлиникага ОРВИ диагнозы белән килгән. 285 пациент травматология пункты табибларына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Хатын-кызлар консультациясендә 1 170 йөкле хатын-кыз исәптә тора. Стационар дәвалануда 193 пациент бар. Яңа туган һәм вакытыннан алда туган балалар патологиясе бүлегендә 25 бала һәм 14 әни дәвалана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев