Күптән түгел 11нче урта мәктәпнең актлар залында, Ленинград блокадасын өзү һәм Сталинградта фашист гаскәрләрен тар-мар итүгә 75 ел тулу уңаеннан, шәһәр ветераннарын тантаналы рәвештә котладылар. Түбән Кама ветераннары советы җитәкчесе, шәһәр башлыгы киңәшчесе Григорий Китанов үзенең чыгышында бездә блокадада катнашучы 8 кеше исәптә торуы, бүген алтысының очрашуга килүләре турында әйтте....
Күптән түгел 11нче урта мәктәпнең актлар залында, Ленинград блокадасын өзү һәм Сталинградта фашист гаскәрләрен тар-мар итүгә 75 ел тулу уңаеннан, шәһәр ветераннарын тантаналы рәвештә котладылар. Түбән Кама ветераннары советы җитәкчесе, шәһәр башлыгы киңәшчесе Григорий Китанов үзенең чыгышында бездә блокадада катнашучы 8 кеше исәптә торуы, бүген алтысының очрашуга килүләре турында әйтте. Шулай ук Түбән Камада Сталинградта сугышкан 3 ветеран яши икән. Шуларның берсе - Коновалов Николай Макарович, үзенә 92 яшь булуга карамастан, укучылар белән очрашуга килгән иде.
Григорий Леонидович Ленинградтагы 1 миллионнан артык кеше күмелгән Пискарево каберлеге, шырпы кабыннан чак кына зур булган 125 граммлы блокада икмәге, Сталинградта һәлак булган Татарстан сугышчыларына куелган һәйкәл турында сөйләде.
900 көн барган блокада совет кешеләренең рухын сындыра алмаган. Шәһәр мәгариф идарәсе начальнигы Вадим Матюшин блокадада катнашучыларга һәм
Сталинградта сугышкан ветераннарга хәрби-патриотик эш алып баруда ярдәм итүләре өчен чиксез зур рәхмәтен белдерде. Шәһәр социаль яклау идарәсе ветераннарга бүләкләр тапшырды. Алар арасында Р.Сайкина, В.Дуреева, В.Хәсәнов, В.Шурпаева, Л.Щеблыкина бар иде.
1941 елның кышында Ладога күле аша машиналарда гаиләсе белән блокададан чыккан Рәкыя Гатият кызы Сәхәбетдиновага бик күп кайгылар күрергә туры килә. Ачлыктан юлда башта өлкән абыйсы, аннары әтисе үлә. Тимер юл белән Казанга кайтканда, әнисе дә вафат була.
Өч ятим кала, ике баланы 10 нчы балалар йортына, берсен завод-фабрика һөнәр училищесына озаталар. Рәкыя әби болар турында сөйләгәндә залда күпләрнең күзләре яшьләнде...
Укучылар сугышта һәм блокадада һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Ветераннар өчен бик бай эчтәлекле концерт чыгышлары әзерләнгән иде. Блокадада катнашкан шагыйрәләр - Ольга Берггольц һәм Вера Инбер шигырьләре, сугыш темасына багышланган җырлар яңгырады.
Тамашачыларга бигрәк тә Ислам Исмәгыйлев башкаруындагы «Киек казлар» җыры, «Свердлау татарлары» биюе, скрипкачылар ансамбле чыгышы нык ошады. Очрашуда катнашучылар шулай ук «ХХ гасыр мәктәбе» музеенда Новгород сазлыкларыннан «Нефтехимик» эзләү отряды тапкан хәрби экспонатлар, Бөек Ватан сугышы елларында чыккан «На штурм врага» һәм «Вечерняя Москва» газеталарының фотокүчермәләре белән таныштылар.
11нче мәктәптә хәрби-патриотик тәрбия бирү юнәлешендә күп эш алып барыла. Чираттагы зур чара 15 февральдә үткәреләчәк. Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару тәмамлануны искә алу көнендә шушы мәктәпнең Чечняда һәм Әфган сугышында һәлак булган 3 укучысына багышланган яңа музей экспозицияләре ачылачак.
Фәрит ВАГЫЙЗОВ,
«ХХ гасыр мәктәбе»
музее җитәкчесе.
Автор фотолары.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Нет комментариев