Башкарма комитет: Түбән Камада әлегә җылытуны сүндерергә иртәрәк
Йортларга җылы бирү уртача тәүлеклек температура 5 көн дәвамында +8 градустан түбән төшмәгән очракта туктатыла.
Түбән Камада җылыту сезонын тәмамларга әле иртәрәк, чөнки кирәкле температура күрсәткечләренә ирешелмәгән. Көндезге сәгатьләрдә кояш кыздырса, төннәрен әле салкын, ә атна ахырында синоптиклар салкын һава торышы вәгъдә итә.
Бу хакта туры эфир барышында Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Зарипов сөйләде.
Ул искәрткәнчә, йортларга җылы бирү уртача тәүлеклек температура 5 көн дәвамында +8 градустан түбән төшмәгән очракта туктатыла.
Җитәкче җылы бирүне апрельнең егермеләрендә — май башында туктатырга мөмкин булыр дип фаразлый. Шулай да барысы да һава шартларына бәйле.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев