Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Башкаларга үрнәк күрсәтеп!

Түбән Камада «ЭкоЯз» ике айлык кысаларында НТР телерадиокомпаниясе «Чисталык» акциясен игълан итте. Хезмәткәрләр башкаларга үрнәк күрсәтергә теләп, кулларга тырмалар, себеркеләр, көрәкләр алып, шәһәр урамнарын җыештырырга чыкты.

Түбән Камада «хуҗа»лары булмаган урыннар күп. Алар йорт идарәләренә беркетелмәгән, шуңа күрә җыештыручы юк. НТР хәбәрчеләре һәм телерадиокомпания җитәкчесе Нияз Гәрәев шундый урыннарның берсенә  – Үзәк базар тукталышына каршы «Дан» сәүдә үзәге артындагы паркка чыктылар. Сүз уңаеннан, әти-әниләренә ярдәм итәргә хезмәткәрләрнең балалары да килде.
Парк бик аяныч хәлдә. Эскәмияләр күп булса да, һәрберсенең берничә тактасын каерып алганнар. Якында яшәүче әбиләр дә биредә төн саен куба торган шау-шудан зарланып алдылар.
– Кичен чыгарга куркабыз, чөнки кычкыралар, чиныйлар, иртән исә чүп-чар җыелган була. Утырырга эскәмияләр дә калмас инде, – диләр алар.
Өмәгә чыгучыларның иң кечкенәсе Алсуга әле өч яшь тә тулмаган. Ул «Яңалыклар» тапшыруында хәбәрче булып эшләүче әнисе Раушания Сибатова белән килгән. Кулына перчатка кигән кызчыкның тырышып тырма белән эшләвенә сокланмый мөмкин түгел. 
– Кәеф бик әйбәт, бергәләп эшләгәч, парк тиз чистарды. Боларны күреп «Яшә урман, яшә болын, яшә җирем, яшәсәгез, без дә яшәрбез», дип җырлыйсы килә, – ди Раушания. 
Бераз читтәрәк «Нижнекамская правда» журналисты Наталья Плотникова өч кызы белән юлны себерә. Балаларының элек тә себерке тотканнары күренеп тора – оста итеп себереп, җыелган чүпне капчыкларга тутыра баралар. 
Ике сәгать эчендә шактый «уңыш» җыелды: корыган яфраклардан кала тәмәке төпчекләре, ризыктан калган савытлар, сок каплары, хәтта әлеге дә баягы «фанфурик» шешәләре, кырмыска спиртыннан калган шешә дә табылды. 
НТР хәбәрчеләреннән чисталык эстафетасын Химиклар урамындагы 112 нче йортта яшәүчеләр кабул иткән. Алар «Чисталык» акциясе турында ишеткәч, редакциягә шалтыратып, йорт тирәсен җыештырырга теләүләрен хәбәр иттеләр. Йорт идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, территориаль иҗтимагый үзидарә советы вәкилләре, йортта яшәүчеләр белән бергәләп хезмәт куйганнар: әле эреп бетмәгән карны таратканнар, юлларны себергәннәр. Бу көнне салкын булса да, беркем зарланмаган.  
НТР компаниясе түбәнкамалыларны «Чисталык» акциясенә кушылырга чакыра. Безгә 40-07-07 номеры буенча шалтыратсагыз, чистартырга тиешле урыннар турында хәбәр итәрбез.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев