Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Барысы да үзеңнән тора...»

Флера Галимҗан кызы Гарипова, Алабуга мәдәният училищесының китапханә факультетын тәмамлап, 1975 елда Түбән Кама районы Каенлы авыл китапханәсенә эшкә килә һәм менә 47 ел яраткан һөнәренә тугры ул.

Укымышлы, алдына куйган максатына ирешүчән китапханәче — үз эшенең остасы. Китапханәгә җәлеп итәр өчен ул төрле ысулларны дөрес файдалана белә. Флера Гарипова китапханәдә «Чордаш» һәвәскәрләр клубын оештыра, мөстәкыйль халык театры эшендә актив эшчәнлек алып бара. Репертуар сайлый, спектакльдә катнаша. 2016 елда театр Флорид Бүләковның «Әниләргә ни җитми» спектакле белән «Идел—йорт» төбәк фестивалендә катнаша. Флера Галимҗан кызы пьессаны башкорт теленнән татар теленә тәрҗемә итеп, драматург Гафур Каюмовтан яхшы бәя ала. 

Районыбызда һәм республика күләмендә оештырылган конкурсларда актив катнаша. 2007 елда «Иң яхшы авыл китапханәсе» республика конкурсында «Авыл һәм балалар» номинациясендә беренче урынны яулый. Флера Галимҗан кызы татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатын тирәнтен өйрәнеп, «Без бәхетле, без шагыйрьле, без Тукайлы халык мәңгегә» муниципаль телевизион викторинасында өченче урынны алды. 2018 елда шагыйрьнең шигырьләрен сөйләп, муниципаль конкурсның «20 яшьтән өлкәнрәкләр» номинациясендә, «Авылым тарихы битләреннән» туган якны өйрәнү проекты конкурсларында беренче урынга чыга. 2021 елда ТР Милли Мәдәният министрлыгының авыл мәдәният учреждениеләре арасында үзешчән сәнгать фестивальконкурсында Флера Гарипова «Сәнгатьле сүз» номинациясендә 2 дәрәҗә лауреат булды. 

Флера Галимҗан кызы республикада чыгучы вакытлы матбугат белән тыгыз хезмәттәшлектә тора. Аның язмалары язучыларның тормышын яктырта, яшәешебезне чагылдыра. Тырыш, үз эшенең остасы булган китапханәчене авылдашлары да, хезмәттәшләре дә хөрмәт итә. 

Ф.Гарипованың «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исеменә лаек булуы, төрле дәрәҗәдәге бик күп Мактау грамоталары аның тырыш, намуслы хезмәте турында сөйли. 

Бүгенге интернет заманында китапханәчеләрнең эше аеруча мөһим һәм кирәкле. Нәкъ менә Флера Галимҗан кызы кебек үз эшен яратып башкаручы китапханәчеләр тырышлыгы белән басма китаплар киштәләрдә тузан җыеп ятмый, үз укучысын таба.
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев