Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Балагызны – сәләтенә карап...

Газета укучылар соравы буенча шәһәрдә эшли торган түгәрәкләр, секцияләр һәм оешмалар исемлеген тәкъдим итәбез. «Мечта» музыка-хор мәктәбе Мәктәп хор, сольфеджио, музыка әдәбияты, фортепиано һәм вокал буенча 8-9 яшьлек укучылар кабул ителә. Бер айлык взнос бәясе - 550 сум. Биредә «Эстетик үсеш» (3-6 яшьлек балалар өчен), 7-8 яшьлекләр өчен мәк-тәпкә әзерлек...

Газета укучылар соравы буенча шәһәрдә эшли торган түгәрәкләр, секцияләр һәм оешмалар исемлеген тәкъдим итәбез.
«Мечта» музыка-хор мәктәбе
Мәктәп хор, сольфеджио, музыка әдәбияты, фортепиано һәм вокал буенча 8-9 яшьлек укучылар кабул ителә. Бер айлык взнос бәясе - 550 сум.
Биредә «Эстетик үсеш» (3-6 яшьлек балалар өчен), 7-8 яшьлекләр өчен мәк-тәпкә әзерлек һәм солистлар хоры төркемнәре эшли.
Мәктәпнең адресы: Химиклар пр., 8б (19нчы мәктәп), Сөембикә ур., 38 (32нче гимназия). Белешмәләр өчен телефон: 41-76-66.
 
И. Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗаты йорты
Биредә какракетокосмитик модельләштерү (11-18 яшьлек балалар), легоробототехника (7-18 яшь), компьютер графикасы (13-18 яшь), компьютер графикасы белән башлангыч техник модельләштерү (7-11 яшь) һәм драма (15-18 яшь) юнәлешләре буенча түгәрәкләр эшли.
Шулай ук өлкән сыйныф укучыларының шәһәр советы (15-18 яшь) әгъзалары өчен курслар оештырыла, активлар мәктәбе бар. Теләге булганнар бисер белән үрү, хореография, спорт һәм бал биюләренә (5-18 яшь), рәсем ясарга (7-14 яшь), әвәләргә (7-11 яшь) өйрәнә ала, вокал (7-18 яшь) укытучысында дәресләр алырга мөмкин. Болардан тыш рус, керәшен татарлары фольклор ансамбльләре (7-13 яшь), нәфис сүз осталары (13-18 яшь) һәм иртә үсеш (вокал, бию, рәсем; 5-7 яшь) мәктәпләре эшли.
Түгәрәкләргә атнаның эш көн-нәрендә 8.00-20.00 сәгатьләрдә язылырга мөмкин.
Адрес: Г.Тукай урамы, 21. Белешмәләр өчен телефоннар: 43-12-65, 43-08-80.
 
Балалар һәм яшүсмерләр туризмы станциясе
Станция хезмәткәрләре 5-11 сыйныф укучыларын «Җәяүле туризм», «Туган якны өйрәнү», «Мәктәп музее активистлары», «Туган ягым әдәбияты» һәм «Шәҗәрәләр» төркемнәрендә шөгыльләнергә чакыра. Түбән сыйныф укучылары өчен туристлар түгәрәге эшли. Айлык взнос 35 сум тәшкил итә.
Түгәрәкләргә атнаның эш көннәрендә 8.00-17.00 сәгатьләрдә язылырга мөмкин.
Адрес: Шинчылар урамы, 59. Телефоннар: 36-92-96, 41-12-02.
 
Балалар сәнгать мәктәбе
7-18 яшьлекләр өчен:
- рәсем сәнгате (айлык взнос күләме - 206 сум)
- хореография (260 сум)
- музыка сәнгате (260-400 сум)
- музыка уен коралында уйнау (260-400 сум)
- аерым җырлау (260-400 сум)
- гомуми эстетик үсеш (150 сум)
4-6 яшьлек балалар өчен иртә үсеш мәктәбе эшли (1 мең).
Адрес: Тынычлык пр., 45 (28нче мәктәп); Б.Урманче, 13 (2нче гимназия); Гагарин ур., 5в (1нче гимназия); Шинчылар ур., 60 (25нче гимназия).
Белешмәләр өчен телефоннар: 36-51-36, 47-36-32.
 
Балалар автошәһәрчеге
Түбәндәге түгәрәкләр эшли:
- «Юл йөрү кагыйдәләре» (7-12 яшьлек балалар өчен)
- «Яшь юл инспекторы» (9-14 яшьлекләр)
- «Яшь велосипедчы» (10-14 яшьлекләр)
Адрес: Яшьлек ур., 36г.
Телефон: 30-21-18.
Балалар (яшүсмерләр)
техник иҗат үзәге
Үзәктә берничә юнәлеш буенча шөгыльләнергә мөмкин:
- ракеталар модельләш-терү (3-11 сыйныф укучылары өчен)
- авиация моделе (3-9 сыйныф укучылары)
- картинг (1-11 сыйныф)
- тарихи модельләштерү (5-11 сыйныф).
Түгәрәкләргә үзәккә килеп яки электрон почта аша ( https://edu.tatar.ru/nkamsk/page519615.htm) язылырга була.
Адрес: Спорт ур., 21а.
Телефон: 42-80-14.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев