Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бакча сезоны ачылды

Түбән Кама районында бакча сезоны ачылды. Үз транспорты булган түбәнкамалылар бакчаларына йөри башладылар инде.

Быел кар узган елга караганда өч атнага иртәрәк эреде. Шуңа, кайбер ширкәтләрдә март уртасында ук ут һәм су бирделәр. Башкаларында әзерлек эшләре бара һәм озакламый аларда да ут һәм су булачак.

«Теплоэнергострой» бакчачылык ширкәтендә кызу эш кайный. Автобуслар йөрмәсә дә, бакчачылар үз машиналарында бакчаларына киләләр һәм чүп контейнерларын тутыралар. Шунлыктан даими рәвештә чүп-чар чыгару оештырылган. Беренче апрельдән шәһәр бакчачылык ширкәтләрендә экологик икеайлык башланды. «Без быел төп игътибарны территорияне төзекләндерүгә, барлык урамнарны чистартуга, территориядә үскән хуҗасыз агач-куакларны кисүгә бирәчәкбез. Бу мәсьәләләрне ел саен күтәрәбез, әмма кайбер кешеләр махсус җыештырмый, кайберләренең мөмкинлекләре юк, ә өлкән яшьтәге әби-бабайларның инде агач кисәрлек көчләре юк», — дип билгеләп үтте «Түбән Кама бакчачылык ширкәтләре ассоциациясе» рәисе Илһам Булатов. 

Илһам Илдар улы бакча массивларына бюджет акчалары хисабына урамнарның торышын яхшырту өчен республика программаларына активрак катнашу мөһимлеге турында да әйтеп үтте. 

«Үзара финанслауда катнашу программасы буенча шактый торбаларны алмаштырдык, шушы ук программа белән электр чыбыкларын да алмаштырырга мөмкин, юлларны да ремонтларга була. Тик программада катнашу карарын бакчачылар үзләре хәл итәргә тиеш. Әле күптән түгел генә Казанда килештек: хәзер хәтта урамнар да үзара финанслау программасында аерым катнаша ала. Әйтик, 1нче урам халкы битараф булса, бишенче урам җыелып, юлларын яхшырта ала», — дип сөйләде Илһам Булатов. 

Түбәнкамалылар да кояшлы көннәрдә өйләрендә утырырга яратмый. Күбесе инде үзләренең җир кишәрлекләрендә эш башлап җибәрде. 

«Редис чәчеп куйдым. Җир казырга ашыкмыйм, чөнки әле бик юеш. Бакчама тәртип ясарга, җыештырырга гына киләм әлегә. Бакчада эшләргә яратам», — ди шәһәрдәшебез Рөстәм Минсабиров

Гөлсем Ильясова: «Без дә бакчага барыр идек тә, автобуслар йөрмәү кулдан тота. Сүз уңаеннан, Илһам Булатовка зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Белгән кешегә белерлек, күргән кешегә — күрерлек, бакчачылар өчен бик күп эшләр башкарыла. Үз чиратларында бакчачылар да рәхмәтлерәк булсыннар иде. Эре чүпләрен контейнерларга ташламаска, бакча алларын чүпчардан чистартырга онытмасыннар». 

Наил Фәйзерахманов: «Кызганыч, бакчабызга бик теләсәк тә бара алмыйм. Чөнки су эчендә утыра. «Нефтехим» бакчачылык ширкәте җитәкчелеге безнең зарларыбызга колак салмый». Әйе, көннәр җылытты, хәзер бакча сезонын тулысынча ачар өчен автобусларның йөрүе генә кирәк. Әлегә автобусларны 22 апрельдән җибәрү планлаштырыла. Шул ук вакытта шәһәр башкарма комитетында бакчачыларның мөрәҗәгатьләре буенча иртәрәк тә автобус җибәрү мөмкинлеге каралачак. Ул хакта газетабызда аерым хәбәр итәрбез. 

Күпсанлы үтенечләр буенча, «Теплоэнергострой» (Корабельная роща) бакчачылык ширкәтендә Вокзал урамы, 22 нче йорттан (бакчачылык ширкәте офисыннан) соңгы тукталышка кадәр атнага өч тапкыр: сишәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә көннәрендә автобус йөри башлады. Шәһәрдән 9-00 сәгатьтә һәм бакчачылыкның соңгы тукталышыннан 16-00 сәгатьтә. Бер якка түләү 50 сум. 

Автобус 2023 елның 4 апреленнән 20 апреленә кадәр йөриячәк.

Алмаз Кашаев
Фото ntr-24.ru сайтыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев