Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов Теләче районында тавыш биргән

Район сайлау участогына беренче булып килгән Венера Хафизовага шигырь җыентыгы тапшырылган. Теләче авылында сайлау өч участокта - район мәдәният йортында,Теләче урта мәктәбе, район ветеринария берләшмәсе биналарында уза дип яза "Теләче-информ" журналисты Фәнил Нигъмәтҗанов. Район мәдәният йортында баручы сайлауга иң беренче булып Венера Хафизова килде. Шушы нисбәттән, аңа участок сайлау комиссиясе...

Район сайлау участогына беренче булып килгән Венера Хафизовага шигырь җыентыгы тапшырылган.

Теләче авылында сайлау өч участокта - район мәдәният йортында,Теләче урта мәктәбе, район ветеринария берләшмәсе биналарында уза дип яза "Теләче-информ" журналисты Фәнил Нигъмәтҗанов.

Район мәдәният йортында баручы сайлауга иң беренче булып Венера Хафизова килде.

Шушы нисбәттән, аңа участок сайлау комиссиясе җитәкчесе Гөлчәчәк Сәләхова тарафыннан шигырьләр җыентыгы тапшырылды. Тәүге сәгатьләрдә әлеге участокка сайлауга килүчеләр арасында ВИП - сайлаучыларны да күрергә мөмкин иде. Алар - ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбарасары Нәҗип Хаҗипов, муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Нуруллин.

Без алардан һәм берничә райондашыбыздан бүгенге сайлауларның әһәмияте, үзенчәлеге һәм сайланачак яңа парламенттан ни көтүе турында сораштык.



Нәҗип Хаҗипов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары: "Без бүген кандидатларга гына түгел, республикабыз өчен тавыш бирәчәкбез. Беренче чиратта, безгә республика мәнфәгатьләрен федераль дәрәҗәдә яклау өчен көчле команда кирәк. Алар алдында республикабызны зур федераль программаларга кертеп, федераль бюджеттан республикага финанс чыганаклары кайтару, переспектив проектлар өчен законнар базасын камилләштерү бурычы тора".

Айрат Фәтхуллин, муниципаль район башлыгы: "РФ Дәүләт Думасына күбрәк депутатлар сайласак, алар Россия, шул исәптән Татарстан , өчен күбрәк хезмәт итәчәкләр. Аннары, безгә үзебезне күрсәтү дә мөһим. Чөнки кайсы гына өлкәне алмыйк, Татарстан алдынгылар рәтендә.Безнең тәҗрибә башкалар өчен дә үрнәк".

Мансур Газизов, район ветераннар Советы рәисе:"Республикада , районда өлкән буынга кадер-хөрмәт күрсәтү, аларның тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен өчен күп эш башкарыла. Республикакүләм "Балкыш" фестивален генә алыйк. Өлкәннәребезгә дәрт, дәрман бирү, аларны мөмкин кадәр озаграк яшәтү өчен уйлап чыгарылган уникаль проект".

Апалы-сеңелле Ирина Егорова белән Анастасия Елизарова, пенсионерлар: "Алга таба илдә шушы тынычлык, бөтен саклансын. Исәнлек-саулык булса, калганын кеше үзе эшләп,эзләп таба. Соңгы елларда Теләчебез бик үсте, матурайды. Моны без Теләчедә узган гасырның җитмешенче елларында килеп урнашкан кеше буларак әйтәбез".

Мулланур Нигъмәтҗанов, "Теләче Агро" ширкәте баш зоотехнигы: "Без сайлаган депутатлар алга таба да моңарчы эшләп килгән федераль, республика программаларының туктап калуына юл куймасын иде. Әлеге программалар нигезендә республикабызда, районда бик күп төзелешләр, ремонт эшләре башкарыла. Илдә тынычлык, үзара аңлашу хөкем итсен".

Альбина Вәлиева, "Олимп" яшьләр үзәге белгече: "Районыбыз яшьләре дөрес, туры юлны - үзебезнең якты, матур киләчәгебезне сайлар дип ышанып калам. Республикада яшьләргә ышаныч бик зур. Алар өчен ниләр генә оештырылмый, үткәрелми. Иң мөһиме - безгә республика Президенты һәм аның командасы зур өмет баглый".

Елизавета Гордеева, пенсионер: "Ходай булганыннан аермасын. 45 ел Теләче ашханәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан кеше мин. Балачагы үтә авыр вакытка туры килгән без - өлкән буынга ил-җирләребезнең тыныч булуы мөһим. Балаларның, оныкларның күз яше түгелмәсен. Пенсияләр гел килеп торсын, азрак арттырсалар без бик шат булыр идек".

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2016/09/18/126347/

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X