Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Авыл хуҗабикәсе - 2016»

Районыбызда, инде бишенче елын, «Авыл хуҗабикәсе» конкурсы уздырылды. Үз осталыкларын күрсәтү өчен, Смы-ловка янындагы киң аланга райондагы барлык унбиш авыл җирлегенең һәркайсыннан берәр хатын-кыз килгән иде. Конкурсны оештыручылар алар өчен нинди генә сынаулар уйлап тапмаган: аш-су әзерләү һәм җыр-бию генә түгел, әле, шәһәрдән килгән жюри әгъзаларын гаҗәпләндереп, чалгы белән печән...

Районыбызда, инде бишенче елын, «Авыл хуҗабикәсе» конкурсы уздырылды. Үз осталыкларын күрсәтү өчен, Смы-ловка янындагы киң аланга райондагы барлык унбиш авыл җирлегенең һәркайсыннан берәр хатын-кыз килгән иде.
Конкурсны оештыручылар алар өчен нинди генә сынаулар уйлап тапмаган: аш-су әзерләү һәм җыр-бию генә түгел, әле, шәһәрдән килгән жюри әгъзаларын гаҗәпләндереп, чалгы белән печән чабуны һәм, хәтта, балта тотып утын яруны да булдыра алуларын күрсәттеләр.
Аларга иң нык теләк-тәшлек итүчеләр, әлбәттә инде, үз вәкилләрен алып килгән авыл җирлекләре башлыклары иде. Ничек шулай булмасын, монысы да район беренчелегенә ярыш бит! Афанас авыл җирлеге башлыгы Николай Бурмистров әле, гомумән, конкурста катнашу бурычын үз хатынына -
өлкән шәфкать туташы Наҗиягә йөкләгән.
Барлык сынауларны узганнан соң, конкурска йомгак ясалды. Нәтиҗәдә, «Авыл хуҗабикәсе - 2016» исеменә Каенлы авыл җирлеге башкарма комитетының баш бухгалтеры Чулпан Илһамова лаек дип таптылар. Хәер, конкурста катнашканнарның берсе дә бүләксез калмады. Мәсәлән, Благодатная авылы китапханәчесе Ольга Козлова - махсус призга, ә Түбән Уратмадан социаль хезмәткәр Әлфия Нуриева «Сөембикә» журналы бүләгенә ия булдылар.
«Авыл хуҗабикәсе - 2016» конкурсында катнашкан барлык уңган хатын-кызларны муниципаль район башлыгы урынбасары, «Женщины Нижнекамска» җәмәгать оешмасы рәисе Эльвира Долотказина һәм муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов котлап, иң матур теләк-ләрен җиткерделәр.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев