Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Армия тәртипкә өйрәтә»

Язмабыз герое Илназ Җиһангиров әле күптән түгел генә армия сафларында хезмәт итеп кайткан шәһәрдәшебез.

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, аның белән очрашып, бүгенге Россия армиясендә хезмәт итү турында сөйләштек. 

— Илназ, армиягә барганчы, ничек тә булса бармый калырга иде, дигән уй тумадымы?
— Юк. Ни дисәң дә хәзер бер генә ел хезмәт итәсе. Яшең чыкканчы, кайдадыр качып йөргәнче, армиягә барып кайтуың күпкә хәерле. 

— Әйдә, армия тормышының беренче көннәреннән үк сөйлә әле безгә. 
— Барысын да сөйли алмам, «хәрби сер» дигән нәрсә дә бар бит әле. Ә менә гомуми кызыксындырган сорауларга җавап бирә алырмын. 

Түбән Камада медицина күзәтүе үтеп, военкоматта армиягә китәсе көнне әйтеп җибәргәч, күңелдә аңлатып булмый торган хисләр туа. Якыннарны, туганнарны, туган шәһәреңне ташлап китү авыррак булса, икенче яктан яңа тормыш, армия хезмәте кызыктыра. Биредән алып китеп, Казанга барып җиткәч, анда тагын бер мәртәбә «медосмотр» үткәрәләр. Шул көннән инде казарма тормышы башлана, дияр идем. 

— Ә нишләп шулай ике мәртәбә медицина тикшерүе узарга кирәк соң? 
— Медицина тикшерүеннән соң безне өч төркемгә бүләләр: «А» — абсолют сәламәт, «В» — сәламәтлегендә нинди дә булса кимчелек булганнар һәм «С» төркемнәре. Мин күзем бераз начаррак күргәч, «В» төркеменә эләктем. Булачак солдатларны актлар залына җыялар һәм төрле частьләрдән килгән вәкилләр кемнең кая китәсен фамилиясе белән әйтә. Риза булмаганнар, каршы килә ала. Мин каршы килеп тормадым, Архангельск шәһәренә, космик гаскәрләргә дигәч, шундук риза булдым. Без Казаннан 12 егет киттек, икебез Түбән Камадан иде, Мәскәүдә күчеп утырып, Плецеск каласына барып җиттек. Аннан инде автобуслар белән Мирный хәрби шәһәрчегенә алып киттеләр. 

— Һәм шуннан инде сезнең армия тормышы башландымы? 
— Әйе. Башта «сводная рота»- да бер ай стройда атлап йөрергә, автомат тотарга, гомумән солдат хезмәтенә өйрәтәләр. Шул вакыт үткәч, тагын хәрби частьләрнең вәкилләре килеп, кемнең кая барасын әйтә. Безнең космодромда 14 хәрби часть бар иде. Шуннан артыгын сөйләп тормыйм. 

— Әле кичә генә үз вакытында йоклап, үз җае белән йөргән егетләр режим белән яши башладылар инде, әйеме? 
— Әйе, һәр көнне 6.30да торырга кирәк. Ял көннәрендә 7.30да. Җомга һәм якшәмбе көннәреннән кала 30 минут зарядка. Җомга көнне генераль уборка, урын-җирне алыштырасың. Аннан иртәнге аш, 9.30да Россия флагын күтәрү. Биредә часть тулы составы белән җыела, гимн җырлыйбыз. 10.00-11.00 арасында нарядка әзерләнү. 11.00 каравыл алмашына. Төшке аш — 14.30. Ә инде 17.30 сәгатьтә узган көнгә нәтиҗә ясау өчен җыелабыз. Кичке аш 19.30да була. Кичке аштан соң «время личных потребностей», бу вакытта кем ни тели — шуны эшли: китап укыйсың, киемеңне карыйсың, вазыйфаи бурычларыңны (обязанности) ятлыйсың. Кайда кизү торасың, син үзеңнең бурычларыңны яттан сөйләп бирә белергә тиешсең. Шулай ук террорчылыкка каршы модельләрне (алар 30) яттан белергә кирәк. 

22.00 сәгатьтә җыелып, солдатларны барлау була. Ун минут чамасы бар кеше дә урынындамы, ул-бу булмаганмы — шулар тикшерелә һәм егерме минуттан соң, 22.30 да — отбой. Шул егерме минут эчендә солдат юынырга, кырынырга, оекбашларын юарга, ертылган киемнәре булса — аларны тегеп өлгерергә һәм урын-җирен җәеп өлгерергә тиеш. Чөнки киемнәреңне тәртипкә китереп, кырынырга өлгермәсәң, иртәнге обход вакытында «эләгәчәк» һәм сине кизү торырга җибәрмәячәкләр. 

— Илназ, күп кенә аналарны армиядә ашау мәсьәләсе кызыксындыра... 
— Ашау ярамаслык түгел. Иртәнге ашка бездә дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә пилмән, башка көннәрдә ботка, йомырка, колбаса, сыр, сөт бирделәр. Ә шимбә көнне бирелә торган ботка ул башкачарак, шундый тәмле була иде. Төшке ашка — щи, борщ, солянка. Икенчегә макарон, карабодай боткасы, борчак боткасы (бу да бик тәмле була иде), тавык ите, дуңгыз итеннән котлет һәм гуляш. Икенче ашны сайлап алырга була: мәсәлән кем макарон, кем карабодай, тавык... Эчәргә компот яки сок бирделәр. 

— Әле бит солдатның хәрби хезмәткә өйрәнәсе дә бар... 
— Алдан әйткәнемчә 11.00 сәгатьтә 3 кеше казармага, 9 кеше — эчке наряд, ике кеше — КППга, 1әү ашханәдә һәм ике кеше часть буенча кизү тора. Соңгылары иң җаваплы, чөнки алар бар нәрсә өчен дә җавап бирә. Шул ук КХОның ачкычы бары тик шушы кизүдә генә була. Аны кем генә сораса да бирергә ярамый. Әгәр бер генә патрон юкка чыкса да — җавап бирергә туры киләчәк...

— Син кем булып хезмәт иттең инде? 
— Пулетметчы. Шулай ук җаваплы һәм шул ук вакытта кызыктыргыч та. Атарга өйрәнгәндә, берәр сәгать чамасы берни ишетмичә йөрисең. Пулеметчы булудан тыш, канцеляриядә дә хезмәт куйдым. Монысы авыррак та әле. Чөнки бик күп документлар тутырасы, язасы. Безнең частьтә чыгышы белән Казаннан булган татар командиры Илдар Муканаев бар иде. Без аның белән рәхәтләнеп үз телебездә аралаштык. 

— Тагын бер сорауны бирми кала алмыйм. Биредә калган ата-аналар улларына посылкалар җибәрә бит инде. Алар солдатның үзенә барып җитәме икән, дигән шикләр бар...
— Посылка элемтә бүлегенә килә. Аерым көннәрдә аны үзеңнең командирың белән барып аласың. Командир аны частькә кайткач, казармада синең каршыда ачып карый, тыелган әйберләр булмасын өчен. Әйтик, электрон сигаретлар тыела. Посылка командирда саклана, ашыйсы килгән әйбереңне аннан сорап алып ашыйсың. Әлбәттә инде, теләгән дусларың белән бүлешәсең. 

— Илназ, армиягә бармаганнарга, әлегә шикләнеп йөрүчеләргә киңәшләрең нинди?
— Армия биредә «гражданкада» эленке-салынкы йөргәннәрдән чын ир-ат ясап кайтара. Биредә күп эшкә өйрәнәсең. Хәтта кулыңа энә-җеп тотып, үз киемнәреңне тегәргә өйрәнәсең, казармада һәрвакыт идеаль тәртип, аңа карап, үзең дә җыелып йөрергә, тәртипкә өйрәнәсең. Армиягә баруыма мин үкенмим, күп нәрсәгә өйрәнәсең, тормышка башкача карый башлыйсың. 

— Рәхмәт, Илназ! Инде тыныч тормышта яшәргә язсын.

Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев