Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Ана капиталын инвалид балалар өчен куллану

Ана капиталын инвалид балаларның медицина-социаль экспертиза (МСЭ) учреждениесе тарафыннан баланың реабилитацияләү яки абилитацияләү программасына (ИПРА) нигезләнеп эшләнгән җәмгыятьтә социаль адаптацияләү һәм интеграциягә сирәк булган товарлар һәм хезмәтләр күрсәтүгә тотарга була. РФ Хөкүмәте карары буенча, ата-аналарга ана капиталыннан инвалид балалар өчен товарлар һәм хезмәтләр күрсәтү исемлеге расланды. Әлеге максатларга акчалар бала...

Ана капиталын инвалид балаларның медицина-социаль экспертиза (МСЭ) учреждениесе тарафыннан баланың реабилитацияләү яки абилитацияләү программасына (ИПРА) нигезләнеп эшләнгән җәмгыятьтә социаль адаптацияләү һәм интеграциягә сирәк булган товарлар һәм хезмәтләр күрсәтүгә тотарга була.
РФ Хөкүмәте карары буенча, ата-аналарга ана капиталыннан инвалид балалар өчен товарлар һәм хезмәтләр күрсәтү исемлеге расланды. Әлеге максатларга акчалар бала өч яшькә җиткәнче үк бирелә. Боларга махсус ванналар, аяк өчен приводлары булган өч көпчәкле велосипедлар, баскычтан күтәрелү җайланмалары, механик көйләнә торган кровать-платформалар һәм башка махсус мебель керә. Товарлар исемлегендә компьютерлар, сукырлар өчен тактиль дисплейлар һәм башкалар бар. Ана капиталын медицина хезмәтләре күрсәтү, шулай ук тернәкләндерү чараларына, техник чараларга һәм хезмәтләргә түләүгә тотарга ярамый, чөнки «Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында»гы федераль закон буенча алар федераль исемлеккә керә һәм инвалидларга бушлай бирелә.
Моның өчен ата-ана сәламәтлек саклау оешмасына барып, медик-социаль экспертизага юллама ала. Ә МСЭда ИПРАга балага кирәкле товарлар һәм хезмәтләрне өстәү турында гариза языла.
Товар яки хезмәтләр күрсәтүнең һәр очрагы чеклар һәм килешүләр белән ныгытыла, аларны социаль яклау идарәсенә тапшырасы. Идарә белгече документларны тикшерә, гаиләгә килеп, сатып алынган товарның чыннан да өйдә булу-булмавына акт төзи. Аның бер экземплярын ата-ана Пенсия фондында тапшырырга тиеш. Акча гариза бирелгән көннән алып ике ай дәвамында түләнә.
Әйе, катлаулы процедура, ләкин тормышка ашырдай. Әлеге программа белән Пенсия фонды сайтының «Жизненные ситуации» бүлегендә танышырга мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X