Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Ак халатлылар Тукай һәйкәле янына җыелды

Түбән Каманың күп профильле үзәк район дәва-ханәсе ишегалдындагы, төгәлрәк әйтсәк, элекке «месанчасть»тагы Тукай һәйкәле табибларны, медицина колледжында укучыларны һ.б. үз янына җыйды. Тукайның тууына 130 ел тулуны шигъри бәйрәм буларак билгеләп үтәргә җыелган халык каршында Түбән Каманың сәламәтлек саклау ида-рәсе җитәкчесе Венера Рәхимова чыгыш ясады. Аерым алганда, ул һәр халыкның...

Түбән Каманың күп профильле үзәк район дәва-ханәсе ишегалдындагы, төгәлрәк әйтсәк, элекке «месанчасть»тагы Тукай һәйкәле табибларны, медицина колледжында укучыларны һ.б. үз янына җыйды.
Тукайның тууына 130 ел тулуны шигъри бәйрәм буларак билгеләп үтәргә җыелган халык каршында Түбән Каманың сәламәтлек саклау ида-рәсе җитәкчесе Венера Рәхимова чыгыш ясады. Аерым алганда, ул һәр халыкның бөек шагыйре булган кебек үк, татарның үз Тукае белән хаклы рәвештә горурлануы, аның шигырьләрен яттан белүе, әсәрләрен яратып укуы турында сөйләде. Күп профильле үзәк дәваханәнең баш табибы Габибулла Ахмедов та шагыйрь Габдулла Тукай үз чорыннан чыгып әйткән фикерләрнең бүгенге көндә дә актуальлеге җуелмаганлыгы, Россиянең иң яхшы республикасы булган Татарстанда яшәвебез һәм булганының кадерен белергә, аны киләчәк буыннар өчен сакларга тиешлегебезне искәртте.
Медицина колледжында укучылар һәм педагог-лар Габдулла Тукайның «Шүрәле» , «Кәҗә белән сарык» әсәрләре буенча театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр, шигырьләрен сөйләделәр, шагыйрь биографиясе һәм иҗатын чагылдырган викторина уздырдылар. Медицина хезмәткәрләре арасыннан шигъри сүз кадерен белүчеләре Тукай әсәрләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр.
Бәйрәм азагында Тукайның «Туган тел» җырын күмәкләп җырлаганны аңа куелган һәйкәл үзе дә тыңлыйдыр, үзен бирегә урнаштырган кешеләргә рәхмәт әйтәдер кебек тоелды. Татарның атаклы сынчысы Бакый Урманче иҗат иткән Тукай һәйкәлен бирегә урнаштырткан, һәйкәлнең тирә-ягын үзенчәлекле итеп ясаткан шәхес - ул елларда «медсанчасть»ның баш табибы булып эшләгән Гамир Исмәгыйлев. Бөек Тукайның тууына 130 ел тулуны билгеләп үткәндә, андый шәхесләр исеме дә хөрмәт белән телгә алынырга лаеклыдыр...
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев