Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Аяз көннәрдә дә эш тынып тормый

Табигать тә коммуналь хезмәт оешмасының кышка әзерлеген тикшерә кебек.

Бер-ике көн генә тынып тора да, рәхәтләнеп дулап-дулап төне буе кар яудырта. 

Билгеле, иртән иртүк машинатракторлар да, дворниклар да ишегалларын, урамнарны кардан чистартып өлгерә алмый. Бу безнең шәһәрдә генә түгел, башка шәһәрләрдә дә күзәтелә. Кайбер ишегалларында дворникларга шул йортларда яшәүчеләр ярдәмгә чыга. Ә махсус техника ничек кенә тырышса да, тиз арада юлларны чистартып бетерә алмый.

Шуңа күрә, урамнарны кардан чистарту эшләре тәүлек буе дәвам итә. Әйтик, 5 декабрь көнне Түбән Кама урамнарына «Комплекслы төзекләндерү предприятиесе» муниципаль унитар предприятиесеннән магистраль юлларны кардан чистарту өчен линиягә беренче сменада — 33 берәмлек махсус техника, икенче сменада 15 берәмлек техника чыккан. 

Эшләр төнен дә тынып тормаган: юлларны, парк һәм скверларны кардан чистарту, керү-чыгу юлларын, борылышларны чистарту, юлларны ком-тоз катнашмасы белән эшкәртү эшләре дәвам иткән. Җәяүлеләр юлларын һәм тукталыш мәйданчыкларын чистартуда оешманың 34 эшчесе катнашкан. 

Ә 6 декабрьдә магистраль юлларны кардан чистарту өчен линиягә 1 нче сменада 29 берәмлек махсус техника, 2 нче сменада 15 берәмлек техника чыккан. Оешма үз эшен җиренә җиткереп башкарырга тырыша, чират буенча олы юллар да, ишегаллары да кардан чистартылып барыла. Ә шәһәр халкы рәхмәтлеме соң? Тәрәзәдән карап, телефонда зарланудан башы чыкмый, ә юл кырында тезелгән шәхси автомобильләрен алучылар сирәк. 

Бу машиналар махсус техникага бордюрлар янындагы юлны чистартырга комачаулый һәм юлның бер полосага тараюына сәбәпче була. 

Әйдәгез, бер-беребездән гаеп эзләп, телефонда язышып утырмыйк. Кулдан килгәнчә ярдәм итик. Көрәк күтәреп ярдәмгә ашыкмасак та, ичмасам, юл читеннән машиналарыбызны булса да алып куйыйк.

Фото: e-nkama.ru сайтыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев