Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Җәяүлеләргә уңайлы булачак

Бакый Урманче урамында 2 нче гимназия каршындагы бульвар реконструкцияләнә. Киләчәктә ул уникаль урын булачак.

Шул тирәдә яшәүче Зөлхәбирә апа Гыйрфанова сүзләренчә, әлегә кадәр бу урыннар начар яктыртылган, еллар дәвамында асфальт та яргаланган һәм анда чокырлар барлыкка килгән. Ниһаять, бульварны тәртипкә китерүләренә ул бик шат. 

«Бик ямьсез, йөрергә дә кыенлашкан иде. Хәзер һәркем шатлана, рәхмәт әйтә», — ди Зөлхәбирә әби. 

Шәһәр җитәкчеләре ул урыннарны карап киткәч, көз көне үк, бульварны реконструкцияләү турында сүзләр йөри башлый. Бакый Урманче урамын Төзүчеләр проспекты белән тоташтырып, кешеләр ял итә һәм саф һава сулап йөри торган проспект булдырырга карар ителә. Иске асфальт урынына заманча «брусчатка» җәеләчәк. Бульвар уртасында газоннар, чәчәк түтәлләре булачак, шулай ук төрле агачлар утыртылачак. 

Бары тик җәяүлеләр генә йөри торган бу урын 2 нче гимназиядә укучы балалар өчен куркынычсыз маршрут та булып торачак. Шулай ук бульвар тиешенчә яктыртылып, ял итү зоналарын да кирәгенчә җиһазландырырлар, гадәти булмаган дизайнлы заманча эскәмияләр урнаштырып, гимназия каршында төрле чаралар уздыру өчен мәйдан ясаячаклар. 

«Яшел зоналар, җәяүлеләр йөри торган урыннар кала. Хәзер без яшелләндерү мәсьәләсен тикшерәбез. Ландшафт аша Бакый Урманче картиналарын күрсәтергә теләк бар», — дип планнары белән уртаклашты Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең төзекләндерү буенча урынбасары Айназ Ярмиев. 

Баки Урманче исемендәге бульварны реконструкцияләү «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты буенча республика бюджетыннан финанслана. Эшкә 70 миллион сумга якын акча тотылачак. Аларны август ахырына тәмамларга планлаштыралар.

Светлана Шумкова
Фото vk.com/ntrtv. сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X