Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Агачларны кисәләр

Сәнәгать зонасында, корым заводы тирәсендә шактый агачларны кискәннәр.

Моны яңа күпер төзү ихтыяҗы белән аңлаталар. «Түбән Кама урманчылыгы» предприятиесенең урманны тергезү буенча инженер Рәшит Әхәтов әйтүенчә, урман кисү законлы рәвештә башкарыла. «Татнефть» компаниясе эшләр тәмамлану белән, бер киселгән агач урынына ике яшь үсенте утыртачак, янәсе. Сүз уңаеннан, соңгы вакытта шәһәрдә дә шактый агачлар киселә. Алай гына да түгел, «Корабельная роща» дип аталган урманыбыз да сыекланган. «Яңаларын утыртабыз», дип вәгъдә бирүчеләр агачның ничә ел үсүен беләләрме икән?.. Болай булгач, шәһәрнең «ялангач» калу куркынычы бар.
Фото НТР cайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев