Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

5 майда түбәнкамалылар «Җиңү трамвае»нда йөри алачак

2 нче маршрут буенча ике рейс планлаштырылган.

5 майда түбәнкамалылар «Җиңү трамвае»нда йөри алачак. 2 нче маршрут буенча ике рейс планлаштырылган.

Беренче рейсны, иртәнге 10нан 11гә кадәр, китапханә хезмәткәрләре оештыра: алар Бөек Ватан сугышы темасына экскурсия үткәрәчәк. Деподан 10:00 сәгатьтә, Кызыл Чишмәдән 10:30 сәгатьтә китә.

Икенче рейсны, 14-15 сәгатьләрдә, яшүсмерләр клублары оештыра. Хезмәткәрләр һәм тәрбияләнүчеләр пассажирлар өчен сугыш еллары шигырьләре һәм җырлары, интерактивлар һәм викториналар әзерләгән. Деподан рейска чыгу 14:00 сәгатьтә, Кызыл Чишмәдән китү вакыты 14:30 сәгатьтә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев