Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

45нче балалар бакчасы тәрбиячеләре мультфильм төшергәннәр

Ул шәһәр конкурсында катнаша һәм шулай ук укыту процессында кулланыла. Шунысы да кызык: барлык геройлар балалар тавышы белән сөйләшә. Әзерлек эше авыр һәм дәвамлы булса да, нәтиҗәсе сабыйларга да, олыларга да ошый. Мультфильм геройлары туңганнар һәм җил-кардан качу өчен урын эзлиләр. Алар барысы да зур гаилә булып бияләйдә җыелалар. Балалар...

Ул шәһәр конкурсында катнаша һәм шулай ук укыту процессында кулланыла. Шунысы да кызык: барлык геройлар балалар тавышы белән сөйләшә. Әзерлек эше авыр һәм дәвамлы булса да, нәтиҗәсе сабыйларга да, олыларга да ошый.

Мультфильм геройлары туңганнар һәм җил-кардан качу өчен урын эзлиләр. Алар барысы да зур гаилә булып бияләйдә җыелалар. Балалар уенчык хайваннар белән ничек идарә итәргә, нинди тавыш белән сөйләргә бик әйбәт белә. "Бияләй" әкияте буенча бакча тәрбиячеләре мультфильм төшереп, шәһәр конкурсына җибәргәннәр. Әкиятне исә балалар сайлаган. Һәркайсына образы үзенчә якын.

5 минутлык ролик ясау өчен 3 атна вакыт кирәк булган. Рольләрне ятлау белән беррәттән башка эш тә башкарылган.

Әлеге мультфильм шулай ук шөгыльләрдә дә кулланылачак. Сүз уңаннан, балалар арасында рус милләтеннән булганнары да, татарлары да бар.

Сабыйлар татар телендә спектакльләрдә дә уйныйлар, бәйрәмнәрдә исә шигырь сөйләп, җырлар башкаралар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X