Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

3 меңнән артык өлкән яшьтәге түбәнкамалылар «Демография» илкүләм проекты буенча диспансерлаштыру узачак

Әлеге проект кысаларында «Өлкән буын» юнәлеше буенча 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнар диспансерлаштыру үтә. Алар медицина оешмаларына бару өчен транспорт белән дә тәэмин ителә.

Түбән Кама үзәк район хастаханәсе табиблары, «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белән берлектә, «Демография» милли проекты кысаларында эшне дәвам итәләр. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче авыл халкын махсус автобуста профилактик медицина тикшерүе өчен район хастаханәсенә алып киләләр. Шундый ук тикшерүләрне Кама Аланында яшәүчеләр дә уза. Олы яшьтәге вәкилләрне «Милосердие»үзәге белгече озата бара.

Узган елның сентябрь башыннан алып 30 декабренә кадәр Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенә 1344 пенсионер килде. Хатын-кызларга маммография үткәрәләр, ир-атлар урологка йөри.

Быел Түбән Кама үзәк хастаханәсе табиблары шундый берничә рейска хезмәт күрсәткән инде. Агымдагы ел ахырына кадәр районның 3 меңнән артык өлкән кешесен китерү планлаштырыла.

Фото: minzdrav.tatarstan.ru

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев